Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

“Ул җаваплы каравы белән аерылып тора”

Гадәттә эшен зур төгәллек белән, җиренә җиткереп башкаручы кеше турында шулай диләр. Бу сүзләр район судының төп белгече Галина Филиппованы да күздә тотып әйтелгән кебек.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Лаеш техникумын тәмамлап бухгалтер дипломына ия булган Галина Алексеевна үз белгечлеге буенча да нәтиҗәле эшли алган булыр иде. Моннан егерме биш ел элек Спас район судына суд утырышы секретаре таләп ителгәч, ул бәхетен сынап карау теләге белән эшкә кабул итүләрен үтенеп гариза яза. Дөрес, баштарак күңелендә бу таныш булмаган эшне булдыра алырмынмы, дигән шик тә туа…
Теләге булган кеше барысына да ирешә, диләр. Галина Алексеевна суд системасы эшенең кайбер үзенчәлекле якларына тиз арада төшенә, барысын да тиешле таләпләргә туры килерлек итеп башкара. Хезмәттәшләренең җылы сүзен, үтемле киңәшләрен даими тоеп тора. Шулай да, күп нәрсәгә үзенең тырышлыгы аркасында ирешә. Тиешле документны тиз арада эзерләп тапшыру өчен эш сәгате тәмамлангач та әле байтак кабинетында утырган чаклары булган. Булганнан бар да була, диюләре хак икән. Эшкә җаваплы караган кешене тиз күрәләр.Бераздан Галина Алексеевнаны канцелярие мөдире итеп билгелиләр. Ә соңгы ундүрт елда төп белгеч хезмәтен башкара.
Суд системасында эшләү елларында тәҗрибә туплаган Галина Алексеевна алдан махсус әзерләнмичә генә дә суд яки суд утырышы секретаре вазифасын башкара ала. Остаз буларак та суд хезмәткәрләренә теге яки бу эш буенча тиешле киңәшләрен бирә, канцелярия эшен зур осталык белән оештыра.
Галина Алексеевнаның мәшәкатьләре беркайчан кимеп тормый. Судка килүче бөтен корреспонденцияне теркәү, хезмәткәрләрнең шәхси эшен, суд архивын алып бару, статистик отчетлар төзү, документларның сакланышын тәэмин итү кебек эшләр тулысынча аның өлешенә туры килә. Суд эшенә еллык отчетны да ул төзи, эшкә кабул иткәндә документларны тутыру да аңа йөкләнгән. Гомумән, эше җитәрлек. Суд тарафыннан гаеплеләргә карата чыгарылган хөкем карарын да тиешле инстанцияләргә нәкъ менә ул җибәрә. Узган ел, мәсәлән, аның кулы аша 60тан артык җинаять эше узган. Арада гражданлык эшләре дә байтак була.
- Галина Алексеевна үз бурычына җаваплы каравы белән аерылып тора, - ди аны мактап район суды рәисе Фазыл Батыршин. - Тиешле эшне үзе белеп башкара, әйтеп-өйрәтеп торуның кирәге юк…
Бу сүзләр күп нәрсә турында сөйли. Үз эшен күңел җылысы кушып башкаручылар гына коллективта танылу, хезмәттәшләренең ихтирамын казана ала…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев