Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Туган көнең белән, Максим!

Безнең мәктәптә Максим Христофоров исемле малай укый. Сәламәт булмаганлыктан, ул инвалид арбасында йөрергә мәҗбүр, аны өенә барып укыталар. Ләкин Максим күңел төшенкелегенә бирелә торган кеше түгел. Бик тере, кешеләр белән аралашучан, укуын да теләп укый. Ләкин мәктәптә пандус булмаганлыктан, ул мәктәпкә йөри алмый, аңа классташлары белән бик сирәк аралашырга туры...

Безнең мәктәптә Максим Христофоров исемле малай укый. Сәламәт булмаганлыктан, ул инвалид арбасында йөрергә мәҗбүр, аны өенә барып укыталар. Ләкин Максим күңел төшенкелегенә бирелә торган кеше түгел. Бик тере, кешеләр белән аралашучан, укуын да теләп укый. Ләкин мәктәптә пандус булмаганлыктан, ул мәктәпкә йөри алмый, аңа классташлары белән бик сирәк аралашырга туры килә. Мәктәптә уздырылган нинди дә булса чарага килә алса, ул бик тә сөенә.
Максимның 3 декабрьдә туган көне. Бу көнне классташлары белән билгеләп үтү инде традициягә әверелде. Бу юлы да әнисе Валентина Николаевна белән апасы Таня аны мәктәпкә алып килделәр. Класс һава шарлары белән бизәлгән, тактага "Туган көнең белән, Максим!" дип язылган, ә укучылар аны алкышлар белән каршы алды. Максим хәтта бераз гына югалып та калгандай тоелды.
Аннары концерт башланып китте. Шулай ук Валентина Николаевна төрле уеннар, конкурслар хәзерләгән иде, шуңа күрә бәйрәм бик җанлы үтте. Мәсәлән, Максимны интерактив тактадан крокодил Гена белән Чебурашка берничә телдә котладылар, укучылар бергә биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Бәйрәм зур торт белән бизәлгән табын артында дәвам итте. Максим өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Дөрес, аның туган көнен өйдә дә билгеләп үтәләр, шулай да яшьтәшләре, классташлары арасында үткәрелгән бәйрәмне берни белән чагыштырып булмый. Ә кышын, өйдән сирәк чыкканга күрә, мондый аралашулар аеруча кадерле була. Гаиләдә аңа гел ярдәм итеп торсалар да, Максим яшьтәшләре белән үзе арасында булган аерманы аңлый.
Шулай да рухын төшерми, гаиләсен бик ярата, кешеләр белән уртак телне тиз таба һәм яхшылыкка һәрвакыт яхшылык белән җавап бирергә тырыша.
Максимның мәктәптә үткәрелгән туган көнен, аның шатлыктан балкыган йөзен искә төшергәч, шуны аңлыйсың: кешегә бәхет өчен бик аз кирәк икән, моның өчен бары кешеләрнең игътибарын, ярдәмен, аңлавын тою да җитә...
Анастасия Шәмсетдинова
Кузнечиха авылы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X