Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Тормыш сынауларына бирешмичә

Тормышта көчле рухлы кешеләр генә язмыш сынауларына бирешмичә яши торгандыр. Безнең арада да алар аз түгел. Приволжск поселогында яшәүче Евгения Андреева шундыйларның берсе.

Марина ЗАЙЦЕВА

Аның тормышы башта гап-гади авыл кызларыннан бер ягы белән дә аерылмый. Туган авылында тугыз классны тәмамлагач, укуын 1нче шәһәр мәктәбендә дәвам итә. Аны көмеш медальгә тәмамлап, имтиханнарсыз гына Казан төзелеш колледжының юридик бүлегенә укырга керә. Аннары социаль-юридик институтта читтән торып белем ала, бер үк вакытта Казанның Идел буе районы мировой судында белгеч булып эшли.

Тиздән Владислав исемле егет белән танышып, тормыш корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре Ксения дөньяга килгәч, яшь гаиләнең мәшәкатьләре бермә-бер арта. Кешедә фатирда яшиләр, акча җитмәү кыенлыкларын да күрәләр. Евгения өйдә бала белән утырганда, ире гаиләсен тәэмин итәргә тырышып, өстәмә эшләргә йөри. Башкалар ял иткән Яңа ел бәйрәме төнендә бер завод лабораториясендә үзенә вакытлыча эш таба һәм каравылда тора. Ләкин беренче эш төнендә үк ул әлегә кадәр ачыкланмаган шартларда һәлак була. Туган-тумачасы күпме генә йөрсә дә, Владиславның ничек үлүен белә алмаганнар.

Яшь ана бу хәсрәтне бик авыр кичерә. Беренче баласыннан соң ныгып та җитмәгән килеш, икенчегә авырлы яшь хатынның сәламәтлеге какшый. Шуңа күрә икенче баласын ул бик авыр күтәрә.

Баласы вакытыннан алда - утызынчы атнада дөньяга килә. Авырлыгы кило ярым, буе кырык сантиметрлы кызчык башта үзлегеннән сулый да, ашый да, хәрәкәтләнә дә алмый. Евгения белән Влада ике ай буе перинаталь үзәктә дәваланалар.

Балалар церебраль параличы дигән куркыныч диагнозны табиблар шунда ук куймыйлар, чөнки бала ике айда инде үзлегеннән башын тота, сигез айда караватында борылып ята, бер яшендә үрмәләп йөри башлый. Мондый уңышлар яшь анада өмет уята һәм ул кызының сәламәтлеге өчен ахыргача көрәшергә була.

Казан клиникаларының берсендә үткәрелгән комплекслы тикшерүдән соң, аңа хәрәкәт функцияләренә уңай йогынты ясый торган "Диспорт" инъекцияләрен тәкъдим итәләр. Ундүрт мең сум торган даруга район хастаханәсендә заказ бирәләр, аны сигез айдан соң алырга мөмкин була. Аннары мондый инъекцияләрне ясый белүче табибның булмавы ачыклана. Таныш-белешләр ярдәме белән, бүләкләр биреп (бу инде беркем өчен сер түгел) Евгения Казан шәһәренең бер хастаханәсендә бу уколны ясаучы белгечне таба. Шулай ук бер курс реабилитация процедуралары - парафин аппликацияләре, электрофорез, войта-терапия үткәрәләр.

Шулай ук дуслары ярдәме белән Евгения церебраль паралич белән авыручы балаларга дәвалау массажы ясаучы табибны эзләп таба. Бер ай буе кызын бу белгечнең өенә алып килә. Табибның хезмәте шактый кыйммәт тора. Шулай да тиздән нәтиҗәсе дә күренә: массаждан соң бер атна үткәч, Влада әкренләп аякларына баса башлый.

Андреевлар гаиләсе Казанга хәзер даими йөреп тора. Мәсәлән, "Диспорт" инъекциясенең тәэсире өч айдан алып алты айга кадәр бара, аннары аны яңадан кабатларга кирәк. Социаль яклау органнары аша юллама буенча елына ике тапкыр Лаеш тернәкләндерү үзәгенә бара, монда үткән дәвалану да сизелерлек нәтиҗә бирә. Евгения анда кызын я үзе алып бара я әнисе белән җибәрә. Галина Сергеевна - кызы һәм оныклары өчен хәзер бердәнбер таяныч. Евгения ире үлгәннән соң әнисе янына, туган йортына әйләнеп кайта.

Кайчандыр Приволжск авылындагы терлекчелек комплексында эшләгән Галина Сергеевна хәзер оныкларын карый, башка эш эзләп йөрми, чөнки йорттагы мәшәкатьләр дә җитәрлек. Акча җитмәгәнлектән, Влада азрак үсә төшкәч, Евгения үзе эшкә урнаша. Монда аңа авыл җирлеге башлыгы Владимир Елистратов ярдәм итә. Хәзер ул Мәдәният йорты директоры. Авылдашларының кичке ялларын оештыруга, төрле чаралар үткәрүгә ул теләп алына.

Ул һәр буш минутын гаиләсенә, кызларына багышлый. Ксениягә хәзер биш яшь, Владага - өч яшь ярым. Акыл үсеше буенча Влада яшьтәшлә реннән бер дә калышмый, күпмедер дәрәҗәдә узып та китә. Ул бик әйбәт сөйләшә, күп җырлар һәм шигырьләрне яттан белә, пазллар һәм мозаика җыя. Сәламәт балалардан йөрүе белән генә аерылып тора: утырганда ул ярым ятып тора, ә йөргәндә кешегә яисә стенага, җиһазларга тотынып йөри. Социаль яклау органнары аша алган махсус "ходунки"дан да файдаланалар. Андреевларның шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инвалид арбасы, тәндә тишелгән урыннарны булдырмас өчен махсус мендәре бар. Баланың йөрүенә ярдәм итә һәм мускуллар киеренкелеген җиңеләйтә торган һава тутырылган "Атлант" костюмын да файдаланып караганнар, ләкин ул Владага ошамагач, аннан баш тартканнар.

Евгениянең әйтүенә караганда, табиблар киләчәктә баланың сәламәтләнүенә ышаналар. Үзе дә, әнисе дә шушы ышаныч белән яшиләр. Мәрхүм иренең әти-әнисе - Любовь Васильевна белән Валерий Владимирович та шуңа өметләнәләр, килене белән оныкларына хәлдән килгәнчә ярдәм итеп яшиләр.

Шушы борчу-мәшәкатьләр өстенә аларны озак вакытлар торак мәсьәләсе дә бик борчи. Алар хәзергә кадәр дүртәүләшеп егерме квадрат метрлы кечкенә генә йортта яшиләр. Өйне мичкә ягып җылыталар, канализациясе дә, мунча белән туалеты да юк. Барлык уңайлыклардан бары тик су һәм плитәгә газ гына кергән.

Ике ай элек Евгениянең иң зур хыялы чынга ашкан - ул Болгарда ике бүлмәле фатир сатып алган. Ана капиталыннан тыш, банктан зур кредит алырга туры килгән. Бүгенге көндә аның хезмәт хакы тулысынча диярлек кредитны түләүгә китеп бара. Әле яңа фатирга ремонт та ясарга кирәк. Шулай да аның сөенече зур, чөнки шәһәр үзәгендә бөтен уңайлылыклары булган фатирда яшәү балалар өчен дә, үзләре өчен дә бик уңайлы булачак.

Язмыш сынауларына бирешмәгән Евгениянең сабырлыгына, түземлелегенә сокланмый мөмкин түгел. Күргән авырлыклары аны, киресенчә, тагын да чыныктырган.

- Киләчәккә өмет белән карыйм, килгән авырлыкларга бирешмичә, язмыш биргән сынауларны кичерә белергә кирәк, - ди Евгения. - Безнең язмышыбыз - үз кулыбызда дип юкка гына әйтмиләрдер. Ничек булса да, яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Евгения Андреева Приволжск церебраль паралич