Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Онытылмый үткәннәр…

    Шушы көннәрдә Кузнечиха авылында яшәүче Анна Фадеевага 90 яшь тулды.

    Тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга белән аны район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов кайнар котладылар. Авылның иң олы кешесенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырдылар. Тормышның әйтеп бетергесез авырлыкларын үз җилкәсендә күтәреп тә, сынауларга бирешмәгән Анна Андреевна исеменә җылы сүзләр бик күп әйтелде. Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны михнәтле балачак, яшүсмер еллары, коточкыч сугыш чоры турында сөйләде.
    Анна Андреевнаның балачагы авыр булган, бик яшьли әтисез калган. Коллективизация елларында әтисе төзегән яңа йортның яртысын ничек тартып алуларын ул әле дә хәтерли. Сугыш елларында бер телем ипине ничә кешегә бүлеп ашаулары турында тыныч кына сөйли алмый ул. Фронтта ил азатлыгы өчен дошманга каршы көрәшүче якыннар, туган-тумачалар язмышы өчен ут йотып яшәгән көннәрне берничек онытырлык түгел.
    Ул эш арбасына яшьли җигелгән. Туганнарының балаларын караган, фермада сыерлар сауган, тракторчы булган, сөт заводында да эшләгән. Кияүгә чыккач, гаилә мәшәкатьләре бермә-бер арткан. Әмма ул барысына да - балаларын карарга да, хуҗалык эшенә дә өлгергән. Вакытның сизелми үтүе дөрес икән. Әнә ул да лаеклы ялга чыгар вакыт җитүен сизми дә калган. Башта ирен, аннан соң кызын һәм оныгын югалту кайгысын бик авыр кичергән.
    Анна Андреевна бөтен уңайлыклары булган йортта яши, ике кызы, оныклары һәм оныкчыкларыннан бик канәгать. Һәр яңа көн туган саен дөньялар тыныч булсын иде, дип теләкләрен тели. Гел шулай була күрсен иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: