Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кеше мәнфәгатьләрен яклап

Алты ел эшләү дәверендә полиция участковые Дмитрий Шеронов үзен бүлекнең иң яхшы хезмәткәре итеп танытты.

Марина ЗАЙЦЕВА
Ул эчке эшләр бүлегендә эшләргә туры килер, дип уена да китермәгән. Мәктәптән соң Тәтеш педагогия училищесында укып физкультура укытучысы белгечлеге ала. Бераздан армия сафларына китә. Десант гаскәрләренең разведка ротасында, аннары тугыз ай буе Чечняда хезмәт итә. Сугышчан операцияләрдә катнашырга туры килә. Армиядән ул физик һәм мораль яктан ныгып кайта. Алай гына да түгел, тормыштагы күп нәрсәләргә бөтенләй икенче төрле күзлектән чыгып карый башлый. Дуслык, туганлыкның кадерен белергә өйрәнә. Өйләнгәннән соң Өчкүл урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша.
Үзен башка урында, әйтик, эчке эшләр бүлегендә сынап карау турында да уйлана ул. Казанда хәрби табиблар комиссиясен беренче күренүдә үк үтә, шуннан соң аны участок уполномоченные итеп билгелиләр. Өчкүл һәм Полянка авыл җирлекләрен берләштерүче участокка беркетәләр. Соңрак Приволжск җирлеген дә әлеге участокка кушалар. Д.Шеронов үзенең туган авылында һәр кешене дә яхшы белә. Дөрес, кешеләрне белү генә аз, алар белән уртак тел дә табарга кирәк. Аңа мәктәптә туплаган тәҗрибәсе дә ярдәм итә. Иң мөһиме -- участок уполномоченные өчен туганың да, якының яки яхшы танышың да бертигез дәрәҗәдә булырга тиеш, дигән хакыйкатьне аңлый ул.
Дмитрий Николаевич эшенә һәрвакыт җаваплы карарга, кешеләрне аңларга тырыша. Дөрес, барысы да син теләгәнчә генә килеп чыкмый. Мисалга, эчүчелек белән мавыгучы гаиләләрне генә алыйк. Көн саен табын артында кәеф-сафа корып утыруларның ахыры күпчелек очракта күңелсез хәлләр белән тәмамлана. Мондый вакытларда участок инспекторына гариза язып китерәләр. Ел дәвамында җыелган гаризаларның саны участокта хокук тәртибен бозулар өчен тутырылган гаризаларның яртысыннан күбрәген тәшкил итә дисәң, ялгыш булмас. Гаиләләрдә килеп чыккан тавыш-гауганы ничек җайга салырга? Бу бик четерекле эш, барысын да ашыкмыйча хәл итәргә кирәк.
Башта участок инспекторы тәртип бозучы белән сөйләшә һәм кисәтү ясый. Кайчак мондый кисәтүләрнең генә файдасы тими. Тәртип бозучы үзенә тиешле сабак алмаса, аңа инде административ штраф салына. Берәүнең дә артык акчасы булмавы яхшы билгеле. Суд каршына да бөтен кешенең басасы килми.
Авылларда тотрыксыз гаиләләр дә юк түгел. Балалары булган мондый гаиләләр инспекторга аеруча күп мәшәкать тудыра. Кайвакыт үзеңне ике ут арасында калган кебек хис итәсең, ди Дмитрий Николаевич. Мәсьәләне закон нигезендә хәл итәргә кирәк. Әмма эчүче әти-әнисе яныннан беркая китәргә теләмәгән баланы да аңлавы кыен түгел. Баланың әти-әнисе янында яшисе килә…
Теләсә нинди җинаять кылынган урынга участок инспекторы беренчеләрдән булып килеп җитә. Шаһитлардан сорау ала, җинаять урынын тикшерә, беркетмә яза, башка документларны тутыра. Бары шуннан соң гына материал тикшерү бүлегенә тапшырыла.
Агымдагы елның ун аенда Дмитрий Шеронов участогында унҗиде урлау очрагы теркәлгән. Шуның җидесе тиз арада ачылган. Ә менә административ характердагы хокук тәртибен бозулар ике йөзгә җитә! Алар барысы да тикшерелгән, гаеплеләр суд яки эчке эшләр бүлегенең административ практика инспекторы карары белән җаваплылыкка тартылган.
Участковый бик күп кисәтү эшләре дә алып бара. Әлеге максат белән, мәсәлән, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә төнге рейдлар оештырыла, Мәдәният йортлары, мәктәпләрдә һәм башка урыннарда зур чаралар уздырылганда дежур торырга туры килә. Участок инспекторы авылларда еш булганга күрә, аның машинасын ерактан ук танып алалар. Аена өч мең километр юл үтәргә туры килә, ди ул.
Студентларның җәйге Универсиадасы уздырылган көннәрдә, ул бүлекнең башка хезмәткәрләре белән Казанда командировкада булган. Әһәмиятле берничә объектны саклаган. Инспекторлар шактый катлаулы шартларда эшләгән, шуңа күрә алар алдына катгый таләпләр куелган булган. Көннәрнең коры һәм кызу торуы хәлне катлауландырса да, тапшырылган бурычны уңышлы үтәгәннәр.
Бу араларда участок инспекторы Дмитрий Николаевичка үз вазифасын да үтәргә, ялга киткән бүлек җитәкчесе Сергей Тарасов урынында да эшләп торырга туры килә. Бүлек җитәкчесе аның эшеннән һәрвакыт канәгать. Бүлектә алты ел эшләү дәверендә Дмитрий Николаевич өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелгән. Ул бүген читтән торып белем ала, югары белем аңа киләчәк эшендә нык ярдәм итәргә тиеш. Полиция хезмәткәрләренең эшен сизелерлек яхшыртуга, халык белән араны тагын да якынайтуга участковыйлар өчен махсус йортлар төзелүе дә ярдәм итәргә тиеш. Бу йортларда алар өчен бөтен шартлар да тудырылачак. Иске Рәҗәп һәм Аграмакта шундый йортлар төзелә башлады да инде.
Дмитрий Николаевич хатыны Зоя Владимировна белән өч бала үстерәләр. Владимир белән Дмитрий мәктәптә укыйлар, ә менә Артем әлегә балалар бакчасына йөри. Тормышлары нәкъ авылча, кирәк кадәр мал-туар асрыйлар.
Дмитрий Николаевич әле умартачылык белән дә шөгыльләнә. Кыскасы, хуҗалыкта эшләр барысына да җитәрлек. Дмитрий Николаевичның буш вакыты сирәк була, шулай да барысына өлгерергә тырыша ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X