Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Кеше гомере хакына

Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән борынгылар. Әлеге сүзләргә тирән мәгънә салынган. Арабызда берәүнең әмере белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча саваплы гамәлләр кылырга әзер торган кешеләрнең булуына сөенеп куясың. Аларны бу адымга нинди уй-хисләр этәргән? Алар урынында булсаң, син дә башкаларга ярдәм кулы суза алыр...

Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән борынгылар. Әлеге сүзләргә тирән мәгънә салынган. Арабызда берәүнең әмере белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча саваплы гамәлләр кылырга әзер торган кешеләрнең булуына сөенеп куясың. Аларны бу адымга нинди уй-хисләр этәргән? Алар урынында булсаң, син дә башкаларга ярдәм кулы суза алыр идеңме?
Лидия КОСТРУЛЕВА
Әле шушы көннәрдә генә Куралово авылында яшәүче һәм "Челтәр компаниясе" җәмгыятенең Чистай бүлегенә керүче Спас районы электр челтәрләре участогы мастеры Михаил Геннадьевич Володин исеменә гадәти булмаган Рәхмәт хаты килгән. Хатка Федераль медик-биология агентлыгының Кировтагы гематология һәм кан салу фәнни-тикшеренү институты директоры кул куйган.
Хатның эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
"Чын кешегә хас булган игелекле гамәлегез өчен Сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. «Донор» латинчадан тәрҗемә иткәндә "бүләк итәм" сүзен аңлата. Җирдә кеше гомереннән дә кадерлерәк берни юк, нәкъ менә сез ерактагы таныш булмаган кешегә чын мәгънәсендә тормыш бүләк иттегез.
Сез кылган игелекле гомәл, олы җанлы булуыгыз, башкалар хәлен чын йөрәктән аңлый белүегез аркасында дөньяда тагын бер кешенең гомере саклап калынды!
Донорлыкны үстерү, кеше гомерен саклап калу буенча уртак тырышлыгыбыз туачак көннәребезне тагын да яктырак һәм ямьлерәк итәр, шатлык һәм мәхәббәт хисләре белән баетыр!
Сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез!
Сезгә, кадерле дустыбыз, эшегездә уңышлар, актив тормыш позициясе белән яшәп яңа саваплы гамәлләр кылуыгызны телибез, исән-сау, бәхетле булыгыз!"
Бу юллар кыен хәлдә калган кешегә ярдәм кулын сузучыга ихластан рәхмәт белдерү теләге белән сугарып язылган. Унбиш яшьлек кызны куркыныч үлем тырнагыннан йолып калу өчен башка кешенең сөяк җелеген күчереп утырту таләп ителгән. Туганнарына мөрәҗәгать итеп караганнар, әмма аларның геннары туры килмәгән. Ә менә Михаил Геннадьевичның җелеге барлык таләпләргә дә җавап биргән. Бу бик сирәк очрый торган хәл, әле бөтен кеше дә донор булырга ризалашмый да.
Монда бераз аңлатма бирергә кирәк. Заманында Михаил Геннадьевич Казанда укыган һәм яшәгән, даими рәвештә кан һәм плазма тапшырган. Төзелгән килешү нигезендә бөтен мәгълүматлар, әлбәттә инде аның ризалыгы белән, махсус базага кертелгән. Шуннан соң якынча биш ел вакыт узган, ул инде үзе дә бу хакта оныткан булган. Шушы җәйдә, көннәрнең берсендә, өендә телефон шалтырап, гадәти тормыш рәвешенә шактый үзгәрешләр керткән. Әлбәттә инде, күп уйлаган ул, икеләнеп калган чаклары да булган. Нинди адымга барасын ул алдан күзаллаган. Якыннары, хатыны Ирина һәм балалары белән дә киңәшкән. Ахыр чиктә, авыру кызны коткарасы килү теләге көчлерәк булып чыккан. Ул берсүзсез ризалашкан.
- Мин баш тарта алмадым, - ди Михаил Геннадьевич, - чөнки кызны бары тик мин генә коткарып кала алачагымны яхшы аңладым...
Октябрь аенда җелек тукымасын алу буенча катлаулы процедураны үткән. Һәм әйтергә кирәк, моның өчен бер дә үкенми. Мөмкин булса, тагын башкаларга да ярдәм итәргә әзер булуын яшерми. Әмма тукыманы бары тик бер тапкыр гына алалар икән. Башка рөхсәт ителми. Бәлки Михаил Геннадьевич әлеге кызның әти-әниләреннән акча алу максаты белән әлеге адымны ясарга мәҗбүр булгандыр, дип әйтүчеләр дә табылыр. Юк, процедура бушлай уздырылган. Кызның тереләчәгенә Михаил Геннадьевич та өметен өзми.
...Монда артык сүзләр кирәк түгел. Таныш булмаган кызның гомерен коткару өчен үз гомерен куркыныч астына куеп шундый гамәл кылган Михаил Геннадьевичка иң изге теләкләрне юллыйсы килә. Яхшылыгың үзеңә дә меңе белән кире кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев