Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Күңел түрендә саклана...

Ким авылы кешеләре егерме өч ел буе авыл Советы рәисе булып эшләгән Нина Павловна Аникинаны әле дә рәхмәт хисләре белән искә алалар.

Мәктәптә немец теленнән белем биргән укытучы бу бик җаваплы һәм авыр эшкә барырга башта ризалык бирми. Ләкин ике чакырылыш үткәч, ягъни дүрт елдан соң, үзен яңа урында сынап карарга була.
-Хәзер генә ул һәр җирлекнең үзендә участок вәкиле бар, - ди ул, - мин эшләгән елларда ун авыл Советына бер генә кеше иде. Күп кенә мәсьәләләрне, көннең теләсә-кайсы вакытында, ул килгәнче үземә хәл итәргә туры килде...Хәер, бәлагә тарган авыл кешеләре үзләре дә эшне милициягә җиткермәскә, урында хәл итәргә тырыштылар...
Мондый вакытта, әлбәттә, кешеләр җирле хакимият ярдәменә таяналар. Нина Павловнаның авыл халкы арасында абруе зур була, иң мөһиме - үзенең киңәшләре белән ул кешеләрне ышандыра белә. Тагын шунысы да бар, ул үз эшенә чиктән тыш җаваплы карый, аны һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Шуңа күрә Ким авыл Советы төп күрсәткечләр буенча һәрвакыт алда бара. Мәсәлән, сөт, йомырка, йон, бәрәңге хәзерләү, авылларны төзекләндерү эшендә аны һәрвакыт үрнәк итеп куялар. Авылда урамнарны чиста тотуга аеруча зур әһәмият бирелә, депутатлар ярдәменә таянып, ул бу мәсьәләне игътибар үзәгендә тота. Ул авыл халкына үрнәк күрсәтеп, бөтен эштә үзе башлап йөри. Мәсәлән, кулына чалгы тотканы булмаса да, чабарга өйрәнә һәм кирәк вакытта эшкә үзе башлап чыга. Урак вакытларында башкалар белән бергә ындыр табагында эшли, даими рәвештә фермаларда, кыр станнарына барып, кешеләрнең эш шартлары белән таныша, аларны оештыра белә. Авыл Советы рәисе буларак, кимлылар белән генә түгел, Тракторный, Тукай авылы халкы белән еш аралаша, һәр кешенең үтенечен игътибар белән тыңлап, кирәк вакытта шунда ук ярдәм итәргә тырыша. Нина Павловна үзе эшләгән елларда куйган таләпләрен аңлап, аңа ярдәм итүчеләргә әле дә рәхмәтле. Өч медпункт, өч клуб, өч мәктәп, ике китапханә - болар һәм башка социаль-мәдәни учреждениеләр эше өчен ул тулысынча җаваплы була. Аларның барысын да кышлык утын, күмер белән тәэмин итү үзе генә ни тора...
Ә газ кертү - бу үзе бер тарих. Әлбәттә, Нина Павловна бу эшне дә уңышлы башкарып чыга. Аңа күпме документлар хәзерләргә, күпме инстанцияләргә, командировкаларга йөрергә туры килә - хәзер боларны санап бетерә торган түгел. Ләкин ничек итсә итә, авылга газ кертүгә бик зур көч куя.
Ким авылына җиткәндә, олы юлның уң ягында зират күзгә ташлана. Элек ул булмый һәм шуңа күрә озак еллар дәвамында якын-тирә авыл халкын борчып тора. Бу мәсьәләне дә Нина Павловнага хәл итәргә туры килә. Зират өчен нәкъ менә шушы басу җиреннән урын бирергә кирәклеген ул җитәкчеләрне нигезләп ышандыра ала.
Ул елларда ничектер кешеләрнең үзләренә тапшырылган эшкә чиктән тыш җаваплы караулары истә калган. Хуҗалыкларда кызу эшләр башлануга кешеләр иртә таңнан кичкә кадәр басудан кайтып керми, бу чорда берәү дә эш сәгате белән исәпләшеп тормый. Халык арасында алып барылган аңлату эшләре дә моңа зур этәргеч бирә. Эшләгән кешенең хезмәтен лаеклы бәяли белгәннәр. Боларның барысында да Нина Павловнаның керткән хезмәте бар, чөнки алар бер максат һәм омтылыш белән эшлиләр.
Шактый еллар эшләү дәверендә авыл Советы рәисе нәсел совхозы җитәкчеләре белән уртак тел таба. " Миңа булдыклы, эшкә җаваплы караган директорлар белән эшләргә туры килде, - ди ул. - Радик Самат улы Иксанов, Камил Әсхат улы Нугаев, Александр Васильевич Выжлов, Айрат Рөстәм улы Нугаев шундый җитәкчеләр булдылар, без һәрвакыт киңәшеп, уртак тел табып эшләдек ..."
Ул елларда хатын-кызлар советы, агитколлектив актив эшли, үзешчән сәнгатьне әйтеп тә торасы юк. Авыл Мәдәният йорты коллективы төрле смотрларда катнашып, призлы урыннарны ала, күрше Никольск, Антоновка, Куралово, Гусиха авылы тамашачылары алдында әледән-әле концертлар куялар. Нина Павловна да алар белән бергә сәхнәгә чыга. Яңа туган нәниләрне, никахларны тантаналы теркәү дулкынландыргыч итеп оештырыла. Аларның барысын да ул үзе башлап йөри... Шундый мәшәкатьләр белән көн үткәне сизелми дә, ләкин эшләве бик күңелле иде, дип искә ала ул.
Әллә ни бүләкләре булмаса да, аңа ике тапкыр социалистик ярышта җиңүче, хезмәт ветераны исеме бирелә. Нина Павловна хәзерге вакытта район үзәгендә яши, ләкин озак еллар бөтен көчен биреп эшләгән Ким авылын, аның кешеләрен һәрвакыт күңел түрендә саклый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X