Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Исеме – Мактау китабына кертелгән

Бу авылның мәдәният учагында эшләрнең гөрләп баруы турында горурланып сөйләргә яраталар.

Ирина Телицына

Красная Слобода авылы Мәдәният йорты директоры Татьяна Панчугина белән минем күптән очрашып сөйләшәсем килә иде. Җай чыгу белән миңа авыл Мәдәният йортына барып чыгарга туры килде. Бинасы яңа булмаса да, иң беренче биредә матурлык, чисталык күзгә ташланды. Төрле-төрле чәчәкләр, күпьеллык куаклар күз явын алырдай матурлар, зәвык белән утыртылган.

Татьяна Миниповна Красная Слобода авылында туып үсә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач беркая китми, авылда кала. Озакламый аны клубка үзешчән сәнгать җитәкчесе итеп чакыралар. Беренче көннәрдән үк ул тырышып эшкә тотына, бәйрәмнәр, истәлекле көннәр уңаеннан төрле чаралар әзерләп үткәрә. Аның эшкә җаваплы каравын күргән җитәкчеләр бераздан Мәдәният йорты директоры итеп куялар.

Авылның мәдәни тормышын җанландыру өчен клуб хезмәткәрләре китапханә мөдире Анна Дерябина (хәзер мәрхүм) белән бергә бәйрәмнәрне кызыклы итеп оештыралар. Алар бу эшкә авыл халкын да тартырга тырышалар. Яшьләр өчен төрле ял кичәләре оештыралар.

Күптән түгел Татьяна Миниповна авыл осталары эшеннән күргәзмә оештырган. Красная Слобода авылында алтын куллы осталар аз түгел. Монда бик оста рәссам да, бәйләргә һәм чигәргә яратучылар да, төрле әйберләр ясаучылар да бар.

Авылда бәйрәмнәрне аеруча күңелле оештыралар. Кышны озату, Балаларны яклау, Әниләр көне, 8 март бәйрәме, Җиңү көненә багышланган кичәләрда авылның олысы да, кечесе дә катнаша. Үткән ел, мәсәлән, элеккеге "Зәңгәр ут" тапшыруына охшатып бәйрәм оештырып карарга булалар һәм ул шулкадәр күңелле үтә, соңыннан озак вакытлар искә төшереп сөйлиләр. Кайбер бәйрәмнәрне табын янында да оештырып үткәрәләр.

Авылда "Ветеран" клубы эшли. Татьяна Миниповна өлкән яшьтәге кешеләр белән дә эшләргә ярата. Олы тормыш юлы үткән, күпне кичергән ветераннар клубка теләп йөриләр, чөнки үзләре олы булса да, күңелләре белән алар һаман да яшь. Авылдагы концертларның берсе дә Раиса Козлова, Мария Агеевалар чыгышыннан башка үтми. Валентина Гыйниятуллина удмурт телендә җырлый һәм "Без - бер гаилә" дигән район фестивалендә дә берничә тапкыр катнашты.

Үз эшен теләп һәм җиренә җиткереп башкарган Татьяна Миниповнаның хезмәте лаеклы бәяләнә . Мәсәлән, Красная Слобода мәдәният учагы 2009 елда районда иң яхшы авыл мәдәният йорты дип табылды. "Һәр авылга - үрнәк мәдәният учреждениесе" дигән республика конкурсында ике тапкыр призер булды. Тырышлыгы өчен Татьяна Миниповна район мәдәният бүлегенең Мактау китабына кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният учагы Татьяна Панчугина