Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Хөрмәт казанды

Валентина Павловна Полякованың хезмәт кенәгәсендә нибары берничә юл бар, аңа күбрәк башкарма власть органнарында эшләргә туры килгән.

Ул озак еллар буе, мәсәлән, район башкарма комитеты секретаре булып эшли. Хезмәтем авыр, җаваплы, шул ук вакытта кызыклы да иде.
Хезмәт юлын район башкарма комитеты рәисе булып Геннадий Павлович Сошин эшләгәндә башлаган, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр бераз Сергей Иванович Денисов белән дә эшләргә туры килгән. Гомумән алганда, җиде рәис кулы астында эшләгән ул. Алар турында җылы хисләр белән генә искә ала. Ни дисәң дә, һәркайсы районыбыз үсешенә үзеннән шактый өлеш керткән кешеләр.
Валентина Павловнадан исә беренче чиратта төрле документларны вакытында һәм дөрес тутыру таләп ителгән. Әйтүенә караганда, байтак еллар эчендә ул язган кәгазьләрнең очына чыгарлык түгел, махсус әдәбиятны да бик күп укырга туры килгән. Әле бит язылган яки тутырылган документларның һәр җөмләсен, һәр хәрефнең дөреслеген дә тикшереп чыгарга кирәк. Аеруча бүләкләү материаллары тутырганда зур игътибарлылык таләп ителә. Тапшырылган һәр эшне ул зур җаваплылык тоеп башкарган.
Валентина Павловна хуҗалык җитәкчеләрен, авыл Советлары рәисләрен, секретарьларны, элекке елларның хезмәт алдынгыларын яхшы хәтерли. Аларның күбесе белән якыннан торып эш итәргә дә туры килгән. Ул район һәм борынгы Болгар тарихын яхшы белә. Иске шәһәрне яңа урынга күчерүнең шаһиты булган. Шәһәрдә һәм район авылларында яңа биналарның күбесе ул эшләгән елларда төзелгән, ул башкалар белән бергә район Мәдәният йорты, район хастаханәсе, күп фатирлы торак йортларны төзү буенча оештырылган шимбә өмәләрендә катнашкан. Соңгы елларда шәһәребездәге матур үзгәрешләрне күреп Валентина Павловна чын күңеленнән сөенә. Хезмәт шартларының яхшыра баруы да күп нәрсәләр турында сөйли. Лаеклы ялда булуына да карамастан, Валентина Павловна җәмәгать эшләрендә актив катнаша, район ветераннар советы казначысы.
Элек үзе белән бергә эшләгән, кайчандыр аралашып сөйләшергә туры килгән кешеләр белән очрашуга да бик шат. Аларның һәркайсын тигез күреп, тиз арада уртак тел таба алган бу ханымның әле дә сөйләшер сүзе күп.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X