Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Халык ышанычын аклап

Җирлек башлыгына зур җаваплылык йөкләнгән. Моны һәркем яхшы белә. Нина Пырова бу җаваплылыкны көн саен тоя.

Ун елдан артык ул Өчкүлдәге җирле хакимият белән идарә итә. Авыл кешеләре аңа төрле үтенечләр белән киләләр, аларны борчыган проблемаларның барысын да хәл итү җиңел түгел. Шулай да, көченнән килгәннәрнең барысын да эшләргә тырыша. Ул Совет территориясенә керүче авыллар язмышы өчен борчыла, башкалар белән авыл тормышындагы уңай үзгәрешләрне күреп чын күңеленнән сөенә. Соңгы араларда, мәсәлән, Өчкүлдә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды, авыл юлына вак таш түшәлде. Авылда буш йорт урыннары бетеп килә, димәк, авыл урамнары тиешле тәртиптә тотылачак. Кызганыч, хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Авылдан олы юлга чыккан юлны тиешле тәртипкә китерергә кирәк. Чөнки язгы-көзге чорда биредә техника үтеп йөри алмаслык сазлык хасил була.
Нина Викторовнага җаваплы эшендә туплаган тәҗрибәсе ярдәм итә. Авыл Советында ул 1987 елдан бирле эшли. Унҗиде ел дәвамында секретарь булган. Лидия Михайловна Яшина белән бергә эшләргә туры килгән. Элекке сыер савучы, ТАССР Югары Советы депутаты Лидия Михайловна кешеләр күңеленә тиешле ачкыч таба белгән, аларның хәленә керергә тырышкан. Нина Викторовна да көндәлек эшен шул рәвешле алып барырга омтыла. Әгәр җирле власть белән идарә итүне ышанып тапшырганнар икән, димәк, бу ышанычны акларга кирәк, дип саный. Советка төрле проблемаларны хәл итүдә булышкан кешеләргә дә аның рәхмәте бик зур. Мондыйларга Үрнәктән Камил Сафиуллинны, Өчкүлдән Александр Лазутинны кертергә була. Бик ышанычлы, җаваплы кешеләр алар.
Өчкүлдә авыл көннәре уздыру матур гадәткә әйләнде. Әлеге һәм башка чараларны әзерләүдә мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре, башка учреждение вәкилләре актив катнаша. Мондый күңелле бәйрәмнәр кешеләрне берләштерә.
Нина Викторовнага һәр эштә секретарь Наталья Емелюшина, бухгалтер Марина Филиппова һәм, әлбәттә инде, депутатлар ярдәм итә. Уртак көч белән теләсә нинди эштә әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
2007 елда Нина Викторовнага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды, узган ел йомгаклары буенча ул район Мактау Тактасына кертелде.Бу аның намуслы хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя.
Рәсемдә: Нина Пырова (сулда) һәм Наталья Емелюшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев