Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Эшендә – зур уңышлар телим

"Фармацевт" сүзе борынгы грек телендә "сихәт һәм авырулардан дәва бирүче" дигән мәгънәне аңлата. Тормышында бу һөнәрне сайлаган кеше бик пөхтә, төгәл, җаваплы, эмоциональ яктан тотрыклы булырга тиеш. Безнең язмабыз нәкъ әнә шундый кеше турында.

Надежда Никифорова,
"Зубр" җәмгыяте провизоры.
Елена Геннадьевна Шикова фармацевт булу турында кечкенәдән үк хыяллана һәм 1987 елда Казан фармацевтика училищесына укырга керә. Бу уку йортында клиник фармакология, фармакотерапия, дару үләннәре турында алган белемнәрен ул эшендә уңышлы куллана. Кызыксынып, теләк белән укыганга күрә, студент елларында ук беренче медицина ярдәмен күрсәтү, дару үләннәре белән дәвалану, төрле даруларны ничек куллану турында киңәшләрен бирә белгән.
Училищены тәмамлагач, Ленаны Бураково авылына даруханә мөдире итеп билгелиләр. Фармацевтика буенча эше - дарулар, медицина әйберләрен сату, даруларны куллану буенча киңәшләр бирү, участок хастаханәсе өчен төрле дарулар ясап бирү нәкъ шунда башланып китә. Үзенең эшен ул һәрвакыт зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкара.
1995 елда Елена Геннадьевнаны Никольск даруханәсе мөдире итеп күчерәләр. Үз эшенә җаваплы каравы, кешеләр белән уртак тел таба белүе, һәрвакыт итагәтле, ачык йөзле булуы, теге яки бу даруны ничек кулланырга кирәклеге турында гади итеп аңлата белүе белән ул кешеләр арасында абруй казанды.
Мин бу тармакта озак еллар эшләгәнлектән, кешене бер карауга аңлый беләм. Аннары бергә "ЗУБР" даруханәсендә эшләргә туры килде һәм аны якыннанрак белдем. Монда без бик әйбәт эшләдек. Товар әйләнеше зур булды, кешеләр күп йөрде, шуңа күрә ял итәргә дә вакыт булмады. Ләкин кешеләргә ярдәм итә алуыңны тою зур канәгатьлек китерә, рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле була иде.
Елена Геннадьевна үзенең һөнәри осталыгын даими камилләштереп торды, бу зур мактауга лаек. Хәзерге вакытта ул Казан Дәүләт медицина университетының бишенче курсында читтән торып укый. Билгеле, яшьтән сайлаган һөнәренә тугры калып, ул фармацевтика факультетын сайлаган.
Хәзерге вакытта Елена Геннадьевна үзәк район даруханәсендә мөдир урынбасары булып эшли. Фармациянең төрле юнәлешләре буенча яхшы хәзерлеге үзенә тапшырылган эшләрне уңышлы башкарырга ярдәм итә. Агулы, көчле матдәләрне учетка алып, отчет бирү, Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыклары һәм башка норматив актлары белән яхшы таныш булу, льготалары булган, каты авыруларга дарулар бирү тәртибенә кагылган мәсьәләләрне яхшы белүе һәм башка сыйфатлары Елена Геннадьевнага үз эшен һәрвакыт югары дәрәҗәдә башкарып чыгарга ярдәм итә.
Бу көннәрдә Елена Геннадьевна Шикова үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа чын күңелдән иң изге теләкләремне телим. Киләчәктә дә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күтәренке кәеф һәм эшендә зур уңышлар юлдаш булсын. Яраткан эше аңа бары тик шатлык, күңел күтәренкелеге китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев