Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

“Эшемә шатланып барам, сөенеп өйгә кайтам...”

Анастасия Николаева бүгенге көндә "Спас оптторг" җәмгыятенең перспективалы эшчеләреннән берсе. Җәмәгать туклану системасында ул җиде ел хезмәт куя, шуның алты елын "Болгар" кафесында өлкән пешекче ярдәмчесе булып эшли.

Марина ЗАЙЦЕВА
Ашарга пешерү якын кешеләрең турында кайтырту булганлыктан, аңа кечкенәдән үк бу эш ошый. Настя ун яшендә үк ашарга пешерергә өйрәнә. Башта йомырка тәбәсе һәм кыздырган бәрәңге кебек иң гади ризыклар әзерләсә, әкренләп камыр ризыклары пешерергә өйрәнә.
Аның аш-суга осталыгын күргән әти-әнисе үскәч пешекче булачагына шик-ләнмиләр. Шулай килеп чыга да. Анастасия бу белгечлек буенча һөнәри лицейны тәмамлый һәм шунда ук эшкә дә урнаша. Тагын ике кыз белән бергә алар үзәк ашханәдә пилмән һәм манты ясыйлар. Ярымфабрикатларны предприятиенең сәүдә нокталарына җибәргәнлектән, кызларга шактый тырышырга туры килә. Смена саен һәрберсе 20шәр килограмм продукция әзерләргә тиеш. Хезмәт хакы шуңа бәйле булганлыктан, кызлар кайчакта хәтта нормадан артык та ясыйлар.
Анастасиянең тырышлыгын җитәкчеләр дә күреп ала, бер елдан соң аны "Болгар" кафесына пешекче ярдәмчесе итеп күчерәләр. Күпмедер вакыт Лидия Грызунова сменасында эшли, аннары Татьяна Ермишина белән бергә эшли башлый. Дистәләрчә ел эшләгән тәҗрибәле аш пешерүчеләр Анастасиягә бу эшнең бөтен нечкәлекләрен аңлаталар. Яшь пешекче өчен хас ялгышлары өчен дә шелтәләмиләр. Кайбер вакытта тозны артыгын салган, нәрсәне дә булса салырга оныткан чаклары да була. Бу хаталарны бергәләшеп төзәтәләр, ә Анастасия һәрвакыт үзе өчен дөрес нәтиҗә ясый белә.
Ачык йөзле, яхшы күңелле, аралашучан кыз хезмәттәшләре белән уртак телне дә бик тиз таба. Коллективның төп бурычы - килгән кешеләрне тәмле итеп ашату, аларның ялын оештыру, ә татулык эштә дә ярдәм итә.
Мәсәлән, көндәлек меню өчен солянка, пилмән пешерәләр, ә бәйрәм табынына лагман, урама, татарча ит, жюльен, клярда балык, голубцы һәм башка ризыкларга заказ бирәләр. Кафеда эшләүче пешекчеләрнең осталыгы хәзер безнең районда гына түгел, читтә дә яхшы билгеле. Шуңа күрә иң дәрәҗәле кунакларны гадәттә "Болгар" кафесына алып кереп сыйлыйлар, ә безнең осталар йөзгә кызыллык китермәс өчен тырышлыкларын кызганмыйлар.
Анастасиягә дә пешекче ярдәмчесе буларак, шундый бәйрәм табыннарына хезмәт күрсәтергә туры килә. Ул Россиянең танылган кешеләре, Согуд Гарәбстаныннан килгән шәехләр, Франция һәм Япония журналистлары өчен табын әзерләве белән горурлана ала.
Эшләү дәверендә яшь пешекче күп нәрсәгә, шул исәптән бик тәмле бәлешләр пешерергә, табынны матур итеп бизәргә, зәвыклы корырга өйрәнә. Сүз дә юк, алар эшендә кыенлыклар аз түгел. Кафеның эш графигы бик киеренке, аңа бөтен кеше дә түзә торган түгел. Җәен, мәсәлән, туристлар күп килә. Бу вакытта тантаналы чаралар - чыгарылыш кичәләре, юбилейлар, туйлар, классташлар очрашуы да күпләп үткәрелә. Мондый вакытта чынлап та бик авырга туры килә: эш көне иртәнге сәгать җидедә башланып, төн уртасыннан соң тәмамланган чаклар күп була.
Ә җәен кухнядагы эсселеккә түзә торган түгел, температура кырык градустан да артып китә, көчле дымлылыкка түзүе икеләтә авыр. Ләкин кафе хезмәткәрләре моңа инде күнегеп беткән.
Анастасия соңгы елларда кухняга аш пешерүче эшен бермә-бер җиңеләйтә торган җиһазлар сатып алулары турында әйтте. Өстәмә суыткыч һәм туңдыру камералары, миксер, блендер кебекләр күптән бар.
Хәзер Анастасия кечкенә бала белән өйдә утыра, көндәлек мәшәкатьләр белән вакыт үтүе сиземи дә. Ире Евгений белән алар ярты ел элек әбисеннән калган йортка күчкәннәр һәм аны үзләре теләгәнчә үзгәртеп кора башлаганнар: иске агач рамнарны пластик тәрәзәләргә алыштырганнар, җылыту системасын үзгәрткәннәр, косметик ремонт ясаганнар. Ә өйдә иң мөһим урын - билгеле инде, кухня. Ул заманча җиһазландырылган. Яшь хуҗабикәнең сенсорлы дисплей белән суыткычы, микродулкынлы мич, мультиварка, электр мангалы, кофеварка, сок суырткыч, кухня комбайны кебек җиһазлары бар.
Аларны күбесенчә тәмле ашарга яратучы ире бүләк иткән. Ә Анастасия көн саен аны нинди дә булса үзенчәлекле ризык белән сыйларга тырыша. Үзе әйткәнчә, инде эшен дә сагынып өлгергән, шуңа күрә пешекчеләргә ярдәм итәргә беркайчан да каршы түгел. Бу айда да инде ике тапкыр эшенә чыгып, бәйрәм вакытында пешекчеләргә табын корырга ярдәм иткән.
- Эшемне яратам, коллективны хөрмәт итәм, - ди Анастасия. - Иртән шатланып эшкә барган, кичен сөенеп өйгә кайтучы кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була ала, диләр. Бу нәкъ минем хакта әйткән кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев