Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бигрәк тәмле, матур да соң тортлары!

Марина ЗАЙЦЕВА

Һөнәр лицеенда укып аш-су пешерү остасы белгечлеге алгач, ул шактый еллар җирле эшмәкәр пекарнясында эшли. Зур осталык белән камыр изгән һәм формаларга тутырып икмәк һәм икмәк-булка ризыклары пешергән. Яңа эш урынына, икенче бер эшмәкәрнең пекарнясына, шулай ук икмәк пешерүче булып күчкән. Ә менә кондитер әйберләре пешерүгә килгәндә, монда бер очрак турында әйтергә кирәк.

Бервакыт ул эштән өенә кондитер шприцы алып кайта. Тырышып крем әзерли һәм шулардан зур осталык белән, матур итеп розалар, башка чәчәкләр ясый. Икенче көнне барысын да өлкән технологка алып килеп күрсәтә. Кремнан ясалган бизәкләрне цехта барысы да югары бәялиләр. Әйтергә кирәк, кремнан башкаларның игътибарын җәлеп итәрлек чәчәкләр ясау бер дә җиңел түгел. Тәҗрибәсе булган кулинарлар да кайвакыт моны булдыра алмый. Пекарняда яңа цех ачылгач, Альбина Ключниковага үзен кондитер буларак яңа эштә сынап карарга тәкъдим итәләр. Ул бик теләп ризалаша.

Башта цехта токмач һәм чәк-чәк җитештерәләр. Сәүдә нокталарында ничек сатылуга карап, аз-азлап кына бисквит тортлар да ясыйлар. Тортлардагы Альбина ясаган чәчәкләрне сатып алучылар да бик ошаткан булса кирәк, бераздан аларга сорау арта. Цехта кондитер ризыклары җитештерү күләмен сизелерлек арттыралар.

Яшь кондитер күп нәрсәләргә яңа ачылган әлеге цехта өйрәнә. Бер караганда, торт пешерүнең бер кыенлыгы да юк кебек. Әмма бу алай түгел. Һәр эшнең үз нечкәлекләре булган кебек, торт пешерүнең дә үз сере бар. Беренче чиратта технология процессларын төгәл үтәү таләп ителә. Ризык составына керүче продуктларның күпме, нинди күләмдә кулланылуын беркайчан да истән чыгарырга ярамый. Пешергәндә температура режимы да зур әһәмияткә ия, бисквит камыры һәм аксымнар белән бик төгәл эш итәргә кирәк. Сатып алучыларның күңеленә хуш килерлек сыйфатлы ризык әзерләүнең нечкәлекләрен тоя белү дә сорала. Пешерелгән ризыкны саклау режимы турында да нәкъ менә кондитер кайгырта.

Боларның барысын да ул күңел биреп үзләштерә, белмәгәннәрен тәҗрибәле хезмәттәшләреннән сораштыра. Аны барыннан да күбрәк тортларны бизәү кызыксындыра. Моны хәтта чын иҗат эше белән дә тиңләштерергә мөмкин. Баштарак ул махсус каталогларда тәкъдим ителгән идеяләрдән файдаланса, соңрак бизәкләрне үзе уйлап чыгара. Кыскасы, фантазиясен эшкә җигә! Уйлаганнарны тормышка ашыру өчен цехта да мөмкинлекләр җитәрлек. Җиң сызганып эшкә керешкәнче, Альбина, остаханәдәге рәссам кебек, төрле төстәге крем тутырылган тюбикларны өстәлгә тезеп куя. Төсле кремнарның исемнәренә генә игътибар итегез әле сез: "Серебряная искра", "Голубое мерцание", "Золотой блеск", "Красный янтарь"… Болар ашарга яраклы гадәти буяулар, алар яңа технологияләр буенча җитештерелгән. Төсләре күзне камаштырырлык, әллә кайдан балкып торалар. Ул тортларны әле тагын төрле төстәге ялтыравык төймәләр, кокос кисәкләре белән дә бизи.

Осталар тортларны бизәгән вакытта инде күптән карасу яки аксылрак шоколад төсендәге сыннарны да кулланалар. Аларның формаларын махсус силикон савытларда коялар, аннан бераз суыткычта тоталар. Менә шундый сыннарның берсе - канатларын җәеп очып китәргә торган аккош. Томшыгын һәм канатларын гына беркадәр буяп җибәрәсе калган. Шуннан соң чын аккошка әверелеп очып китәр сыман!

- Безнең осталар барысын да булдыра, - ди Альбина. - Шикәр мастикасыннан ясалган сыннарны күрсәгез икән. Аларны чын сәнгать әсәре дип атарга була…

Соңгы араларда гына да кондитер цехы осталары Казандагы фирма базасында оештырылган семинарда ике тапкыр катнашканнар. Аеруча беренче семинар барысының да хәтеренә кереп калган. Ни өчен дигәндә, Мәскәү осталары "Идеи и новинки праздничного декора" темасына уздырган мастер-классларда катнашу мөмкинлеге булган. Кондитерлар халык каршына чыгып шикәр мастикасыннан бик күп төрле чәчәкләр һәм төрле хайван сыннары ясап күрсәткән. Сүз дә юк, мәскәүлеләрнең осталыгына һәркем таң калган. Дөрес, безнең осталар да әйбәт нәтиҗәләргә ирешкәннәр һәм махсус сертификатка лаек булганнар. Монда алган тәҗрибә киләчәктә барысына да кирәк булачак.

Кондитер эше беркайчан да җиңел булмаган. Ул һәркемнән зур җаваплылык таләп итә. Мәсәлән, кондитерлар сменага кырыктан артык торт пешерергә өлгерә. Әле бит моннан тыш токмач һәм башка төрле әйберләр дә җитештерәсе бар.

Юбилейлар һәм туйларга торт пешерүләрен үтенеп, цехка көн саен диярлек мөрәҗәгать итәләр. Альбинаның әйтүенә караганда, кайбер тортларның авырлыгы егерме килограммнан да артып киткән. Быел, мәсәлән, февральдә узган район алдынгылары слетына кондитерлар алтмыш килограммлы торт пешергән. Чарада катнашучыларның күбесе бу торттан авыз иткән.

Альбинага еш кына тоташтан икешәр смена эшләргә туры килә. Төрле сәбәпләр белән эшкә килә алмаучыларны да күбесенчә ул алыштыра. Смена азакларында нык арыса да, аның беркайчан да зарлануын ишетмәссең.

- Бездә Альбина кебекләр бармак белән генә санарлык, - ди пекарня технологы Любовь Горшунова. - Ул әзер продуктларны машинага төяп озатканнан соң гына өенә кайтырга чыга. Көне тулысынча эштә үтә, шуңа күрә яраткан шөгыленә вакыты калмый. Ашыгыч заказлар булганда бергә цехта калырга туры килгәне бар. 8 мартка дип өч көндә биш йөз торт пешердек. Ә менә Пасхага дип пешергән куличларның саны биш меңнән артып китә!

Цехта өч кондитер эшли: Альбина белән бергә биредә Анит Казарян һәм Елена Черниковалар хезмәт куялар. Шулай да Альбинага җаваплылык күбрәк йөкләнгән. Ул әле тагын отчетлар да тутырып тапшыра.

Әлеге коллективта эш белән тәэмин итүче турында да бары тик җылы сүзләр генә ишетергә туры килә. Цехны модернизацияләүгә дә ул зур игътибар бирә. Мәсәлән, әле күптән түгел генә бисквитлы эшләнмәләрне кисү өчен өч кыллы пычкы, әйләнә торган поднос, түгәрәк ипи пешерү өчен Италиядә эшләнгән махсус формалар сатып алганнар. Төрле зурлыктагы продукт пешерү өчен аерым формалар, сенсорлы дисплейлы заманча мичләр һәм башкалар осталарның эшен күпкә җиңеләйткән.

… Әңгәмә корган арада осталар юбилейга махсус заказ буенча торт пешереп өлгерттеләр. Матур итеп бизәлгән бу тортка карап озак сокландым. Чын сәнгать әсәренә тиңләргә була аны! Альбина һәм аның хезмәттәшләре әзерләгән бу бәйрәм тортына да кулланучылар тарафыннан югары бәя биреләчәгенә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альбина Ключникова кондитер пекарня