Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

“Без үз бурычыбызны намус белән үтәдек...”

Якташыбыз Сергей Гришинга Совет гаскәрләренең Әфганстанда чикләнгән контингенты составында иң куркыныч заданиеләрне үтәүдә катнашырга туры килә. Гомерен куркыныч астына куеп, десант-штурм группасы белән бергә дошманнар белән бәрелешләрдә, тыныч әфган авылларын азат итүдә катнаша.

Олег Пахомов.
Сергей Гришин бер ел Совет-Кытай чигендә хезмәт итә һәм өйгә кайтам дип торганда Әфганстан территориясендә заданиене үтәүгә әзерләү өчен Ерак Көнчыгыштагы гаскәрләрнең һәр подразделениесеннән берәр кеше җибәрү турында приказ килә. Сергей хезмәт иткән заставадан аны җибәрәләр. Анда безнең тагын бер якташыбыз Александр Битунов та эләгә һәм алар соңыннан бер частьтә хезмәт итәләр.
- Әфганстан чигенә җибәрәчәкләрен ишеткәч, артык дулкынланмадым,- дип искә ала Сергей, - илгә кирәк булгач, без приказны үтәргә тиеш. Без шундый тәрбия алган кешеләр, мин генә түгел, бөтен иптәшләрем шулай уйлады.
Термезда кыска вакытлы көчле хәрби әзерлек үткәннән соң, ул десант-штурм маневр группасына эләгә. Алар часте Әфганстан чигендәге үк Пяндж шәһәрчегендә урнашкан була. Аларга әфган авылларын дошманнардан азат итү, илнең 100 километрлы территориясендә кораллар яшеренгән урыннарны эзләп табу һәм аны юк итү бурычы куела.
Гадәттә башта разведка дошманнар яшеренгән урыннарны тикшерә, аннары унлаган МИ-8 вертолетларында тулысынча коралланган десант-штурм группасын ташлыйлар. Солдатлар авылны алып, дошманнарны кысрыклап чыгара. Чолганышта калучылар төрле юллар белән котылырга тырышалар, алар ут ачканда аеруча куркыныч була. Шундый сугышларның берсендә Сергейный ике иптәше һәлак була. Кайберләре хәйләкәр, алар коралларын яшереп, икенче киемгә киенәләр. Аларны автомат каешларыннан җилкәдә калган эздән танып, тоткарлыйлар һәм әфган армиясе сугышчыларына тапшыралар.
Дошманнар шактый яхшы хәзерлекле. Гранатометлар, пулеметлар, Кытай автоматлары, Англия винтовкалары һәм башкалар белән баштанаяк кораллаганнар. Хәтта безнең позицияләрне "земля-земля" ракеталары белән утка тоталар. Ә 8 март көнне хәтта Пяндж шәһәрен утка тоттылар, монда ике кеше һәлак булды. Безнең хәрбиләргә зыян килмәде килүен, ләкин вертолетлар ут нокталарын юк иткәнче, хәлләр киеренке булды.
Сергейлар группасын ай саен Әфганстанга җибәрәләр, операция 2-3 атна бара, аннары ял итү өчен кабат Пянджга озаталар. Күләгәдә эсселек 50 градуска җитә, яшеренерлек бернинди урын юк, һәр адымда үлем сагалап тора. Вертолетлар килеп җиткәч, җиргә утырмыйлар, егетләр аннан сикереп төшеп калалар. Шунда ук күзгә тузан тула, һәр яктан кайнар җил исә. Азык-төлекне алар үзләре белән алалар, озаграк торганда вертолетлар алып киләләр. Бервакыт көннәр начарланып киткәч, вертолетлар оча алмый һәм аның группасына көчне саклау өчен берничә атна тау мәтрүшкәсе салып кайнаткан чәй эчеп торырга туры килә.
Әфган халкы ярлы яши. Балчыкка салам кушып ясалган йортлары нык була, хәтта гранатометтан атканда да зыян килми. Баерак кешеләр бодай үстерәләр, терлек тоталар, тук яшиләр, ләкин халыкның шактый өлеше начар яши, ярымач тора. Малайлар безнең солдатлар янына килеп ашарга сорыйлар. Әфганлылар үзләре оста сугышалар, дип искә ала Сергей, монда тәҗрибәле инструкторлар кулы сизелеп торды. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга акчаны яхшы түләгәннәр, бер кәрванны тоткач, аннан бер капчык әфган акчасы чыга. Безнең солдатлар корал яшеренгән урыннарны да күп табалар.
- Ул сугыш безгә нәрсәгә кирәк булгандыр, әйтүе кыен, - ди Сергей, - ләкин без үз бурычыбызны намус белән үтәдек. Сугышта сине һәр адымда үлем сагалап тора. Бик кыен вакытлар иде. Хезмәтебезне тутырып, өйгә кайту хәбәре килгәч, шатлыкның чиге булмады. Әфганстанда булган хәлләр әлегә кадәр төшләргә кереп йөдәтә... Каршыңа килгән дошманнарга туктаусыз атасың, ә алар һаман килә. Үлдем дип уйлаганда гына уянып китәсең...
Әфган сугышы безне иртә олыгайтты. Сергей Белоруссия һәм Украинадан килгән егетләр белән бергә хезмәт итә. Алар белән озак кына хатлар алыша. Берсе хәтта аның туена да килә. Әфганлылар сугышчан дуслыкка тугрылыклы калдылар, еш очрашып торалар, кирәк вакытта бер-берсенә ярдәм итәләр.
Рәсемдә : артта - Пяндж елгасы һәм газиз Ватаныбыз (сулда - Сергей Гришин).
Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев