Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Җан җылысын кызганмый

Шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар бүгенге заманда бик кадерле. Өлкән яшьтәге кешеләрне караучы социаль хезмәткәрләр өчен дә алар бик кирәк. Галина Королева - нәкъ шундыйлардан.

Ирина Телицына
Башта Галина Николаевна чәчтараш булып эшләгән. Үзгәртеп кору заманында хезмәт хакы тоткарлана башлагач, аңа социаль хезмәткә күчәргә тәкъдим иткәннәр. Бу 1996 елда була.
Шул вакыттан бирле ул өлкән яшьтәге, еш кына авыру һәм инвалид кешеләргә ярдәм итә. Алар янына Галина Николаевна атнага ике тапкыр барырга тиеш. Тик ярдәм кирәк булганда, ешрак та йөрергә туры килә (Галина Николаевна тугыз әбигә ярдәм итә).
Аның вазифасына азык-төлек, дарулар сатып алу керә. Шулай ук йортны тәртиптә тоту да аның өстендә. Үзләренең Галинасын һәрберсе түземсезләнеп көтеп ала. Өлкән яшьтәге һәр кешегә гадәттә аралашу җитми һәм Галина Николаевна моны яхшы аңлап, аларны игътибар белән тыңларга, хәленнән килгәнчә юатырга тырыша. Бу аның өчен бер дә авыр түгел, чөнки эшләү дәверендә алар инде якын кешеләргә әверелгәннәр.
Мәсәлән, бу системада эшли башлаганнан бирле ул балачактан беренче төркем инвалид Елизавета Александровна Малышкинага ярдәм итә. Ни кызганыч, аның аяклары йөрми, шуңа күрә инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә ала. Антонина Спиридоновна Королева исә гомере буе әнисе белән яшәгән, үз гаиләсе юк. Һәрберсенең проблемалары чыгып тора, ә Галина Николаевна аларны хәл итәргә булыша, ялгызлыкны сиздермәс өчен җан җылысын кызганмый. Эше дә, үзе ярдәм итә торган кешеләр дә аның өчен бик кадерле.
"Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Ирина Логинова Галина Николаевна турында "тыныч, сабыр, игелекле кеше", ди.
Моннан тыш, Галина Николаевна өлкән яшьтәге әнисе һәм каенанасы өчен беренче ярдәмче булып тора. Һәр хатын-кыз кебек, үз гаиләсен дә игътибар үзәгендә тота. Өлкән улы Алексей инде эшли, ә кызы Екатерина әле мәктәптә укый. Әнисе балаларын да өлкән яшьтәге кешеләргә шәфкатьле, игелекле булырга өйрәтә.
Галина Николаевна буш вакытларында бакчада эшләргә ярата. Җәен һәм көзен төрле маринадлар, кайнатмаларны күпләп әзерләп куя. Эш-мәшәкатьләре бетеп тормаса да, ул үзе караган өлкән яшьтәге кешеләрне бер минутка да хәтереннән чыгармый һәм һәрвакыт аларга ярдәм итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев