Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Җан тынычлыгы бирә, рухи яктан баета...

Даими рәвештә сәхнәләрдән чыгыш ясаучыларны, бигрәк тә җырчыларны, бездә яхшы беләләр. Ольга Лобанова район Мәдәният йортында үткәрелгән чараларның берсеннән дә читтә калмый һәм тамашачылар аның сәхнәгә чыгуын көтеп алалар.

Марина Зайцева
Ул Мәдәният йортында эшли. Биредә балалар халык иҗаты студиясе җитәкчесе дә, сценарийләр язучы да, алып баручы да.
...Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган кыз тормыш юлын сайлаганда алган һөнәре түгел, ә мәктәптә укыганда музыка белән мавыгуы төп рольне уйнар дип башына да китерми.
Училищены яңа тәмамлаган кыз җәй көне акча эшләп алу максаты белән шәхси кафеларның берсенә эшкә урнаша. Әнә шулай кулына микрофон алып, үзе яраткан җырларны башкарганнан соң, ул ныклы бер карарга килә һәм тормышын музыка белән бәйли. Кызның талантын күреп алган кафе хуҗасы аңа үзендә эшләргә тәкъдим итә.
Бераздан аны район Мәдәният йортына эшкә чакыралар, нәкъ шушы вакытта биредә балалар студиясе ачыла. Ул кызыксынып яңа эшкә алына, үзен укытучы эшендә сынап карау өчен менә дигән җай чыга.
Ул студиягә җырларга теләге булган балаларны туплый башлый. Кайбер балалар бирегә үзләре ишетеп, ә икенчеләрен әти-әниләре алып килә.
Биредә ул һәр бала белән аерым шөгыльләнә башлый һәм аларның мөмкинлекләрен, сәләтләрен тикшерә. Шуңа карап, репертуар сайлана. Тавыш режиссеры белән җырларның фонограммасын яздыра, бер үк вакытта иҗади чыгышлар өчен костюмнар тегәләр. Даими рәвештә дәресләр, репетицияләр үткәрелә.
Махсус белеме булмаса да, үзенең туплаган тәҗрибәсенә таянып, Ольга балаларны башкару осталыгына өйрәтә. Ачык йөзле, һәр балага игътибарлы булуы, барысына да тигез каравы өчен укучылар яшь укытучыларын шунда ук яраталар, һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар.
Иҗади эшчәнлекне яңа башлап җибәрүче яшь артистларга үзләренең оялчанлыкларын җиңүе кыен була, әлбәттә. Ольга монда да үзенең осталыгын, сабырлыгын күрсәтә, аларда ышанычны арттыра. Бу тырышлык юкка булмый. Тиздән аның укучылары район күләмендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә чыгыш ясый башлыйлар. Александра Горячкина, Ксения Молодова, Дарья Зуйкова, Анастасия Пенькова, Оксана Миронова - чын-чынлап укытучының горурлыгы. Тора-бара алар "Дуслык" ансамбленә берләшеп чыгыш ясый башлыйлар. Быел студия базасында 4-5 класслар өчен тагын бер вокаль берләшмә оештырырга исәпләре бар, чөнки шөгыльләнергә теләүчеләр саны егермедән артып китә.
Ә Ольга Лобанова җырга чын күңелдән гашыйк кеше. Баштарак концертларда бик күп катнашмаса да, тора-бара бер генә чара да аннан башка үтми башлый. Аның чыгышын тамашачылар да көтеп ала. Ольганың репертуарында үткән гасырның икенче яртысында популяр булган җырлар урын алган. Үзе ул Анна Герман һәм Майя Кристалинская башкаруындагы җырларны ярата. Күңелләргә үтеп керә торган моңлы бу җырлар әле дә халкыбызның яраткан әсәрләре. Репертуарында заманча җырлар да күп. Мәсәлән, аның башкаруында "Синяя птица" яки "Сердце моей земли" җырын Республика "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова да бик ошата һәм ул аны Казанда үткәреләчәк чараларның берсенә чакыра.
Ольга Лобановага шәһәребезгә килгән кунаклар алдында еш чыгыш ясарга туры килә. Ул Татарстан һәм Россия Федерациясе, чит илдән килгән кунаклар белән еш аралаша.
Тагын шунысы да бар, Ольга күп кенә чараларга сценарийларны да үзе яза. Күптән түгел генә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган фольклор бәйрәме аеруча истә калырлык булды. Бәйрәмне Михаил һәм Ирина Баландиннар алып бардылар.
Ул тагын бер зур эш башкара. Ольга Изге Авраамий чиркәве каршында оештырылган ансамбльдә дә катнаша. Аның составында Валентина Малова, Наталья Каргина, Артем Черкасов, Анастасия Трифонова, Михаил Баландин, Варвара Лесюклар бар. Чиркәү һәм Мәдәният йорты ярдәмендә алар дини бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәрәләр.
Ольга шулай ук башкалар тәҗрибәсен дә тырышып өйрәнә. Мөмкинлек чыкса, республиканың башка шәһәрләрендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә катнашырга тырыша. Быел ул Алабуга шәһәрендә оештырыла торган Бөтенроссия Спас ярминкәсенә барырга хыяллана.
- Мин хәзергә ялда, - ди Ольга,- ләкин җырчы кызларымны сагынып та өлгердем. Яраткан эшемне табарга ярдәм иткән язмышыма мин бик тә рәхмәтле. Мондый бәхет бөтен кешегә дә эләкми ул.
... Ольга Лобанова архивында район дәрәҗәсендәге дистәләгән Мактау грамоталары саклана, ТР Мәдәният министрының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә. Иң мөһиме - аның яраткан шөгыле бар. Тамашачылар алкышы, җырчы кызларының бәхетле елмаюы тормышына ямь өстәп тора.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X