Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Агачка җан өрүче оста

Болгарда яшәүче Евгений Зайцев – бик үзенчәлекле фикер йөртүче, талантлы, романтик хисле кеше.

Ольга Стрелова

Кыру станогы тавышы, йомычкалар дулкыны, хуш исле агач исе... Евгений Зайцев менә шундый шартларда эшли. Аңа карап торсаң, Урал риваятьләрендәге Данила останың таш чәчкәне шулай озак ясавы бер дә гаҗәеп түгел икәнен аңлый башлыйсың.

Агачны сырлап бизәү осталыгына Евгений күбесенчә үзлегеннән өйрәнгән, кайбер нечкәлекләрне тәҗрибәле осталардан сорашкан. Башта көнкүреш кирәк-яраклары - өстәл, артсыз урындыклар ясый, әкренләп чын мәгънәсендә сәнгать әсәрләре иҗат итә башлый. Агачтан төрле әйберләр ясау аңа шулкадәр ошый ки, ул хәтта даими рәвештә киселеп, сыдырылып беткән кулларының авртуына да игътибар итми.

Бу шөгыль белән мавыга гына башлаганда ул беренчеләрдән булып иконалар өчен киот ясый. Хәзер ул Полянка авылы чиркәвенә куелган. Бүгенге көндә Евгений тагын чиркәү эчендәге “Царские врата” дигән махсус капка ясау белән мәшгуль. Бу зур тырышлык, пөхтәлек, осталык һәм вакыт таләп итүче бик четерекле эш. Бер нәрсәне ясау өчен генә өч-дүрт айлап вакыт кирәк, аннан да күбрәк ясала торган катлаулы эшләнмәләре дә булган.

Агачтан эшләнмәне ясау процессы рәссамның уен билгели торган эскиз төшерүдән башлана. Аннары оста кискеч алып, агач кисәген үзе теләгән формага китерә башлый. Оста кулларда чын могҗиза туып, гап-гади такта кисәгеннән сәнгать әсәре барлыкка килә.

Рәссамның барлык эшләре дә юкә агачыннан ясалган, чөнки бары юкә генә кискеч белән эшкәртүгә яхшы бирелә һәм нәфис бизәкләр төшерергә мөмкинлек бирә. Капканың юкә капкачларын агачка уеп ясалган виноград тәлгәшләре, чәчәк һәм яфраклар бизи. Ерактан караганда, алар ясалма түгел, ә чын яфрак һәм чәчәкләр кебек күренәләр. Шулай итеп, оста үзенең әсәрләренә чын мәгънәсендә җан өрә белә.

Рәссамның осталыгы башкалар тарафыннан да югары бәяләнә. Эшләреннән берсе “Без бергә” республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабында “Гаилә династиясе” номинациясендә җиңүче дип табылган.

Евгений үз иҗатына гашыйк, сәнгать белән янып яши икәне дә сизелә. Бәлки, осталыгының сере дә шундадыр, чөнки ул талантлы, оста куллы, башлаган эшен ахырына җиткерә белә торган рәссам булудан тыш, беренче чиратта тормышны яратучы, һәр көнне рәхмәт хисе белән каршы алучы кеше.

Евгенийның планнары шактый. Аларның барысы да киләчәктә тормышка ашсын, дип телисе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар