Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Укучылар танылган шагыйрь белән очрашты

Милли киемнәрдән киенгән Иске Рәҗәп укучылары Казан кунагы - Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харисны күркәм гадәт буенча чәк-чәк белән зурлап каршы алдылар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.

Мәктәпнең актлар залында шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән китапларыннан күргәзмә оештырылган иде. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән, тирән мәгънә салынган һәм төрле уйлануларга этәрүче шигырьләрен үзебезнең илдәге һәм чит илләрдәге поэзия сөючеләр яратып укыйлар.

-Ренат Мәгъсүм улын белмәүчеләр бик сирәктер, -диде укучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. - Танылган шагыйрь һәм драматург, җәмәгать эшлеклесе, күп кенә мәсьәләләрне яхшы белүче зирәк сәясәтче, Американың элекке президенты Билл Клинтон белән дә очрашып күрешкән кеше. Аның әле оста рәссам булуы турында да әйтергә кирәк…

Баксаң, борынгы Болгарны илгә һәм дөньяга танытуда аның да өлеше бар икән. Тарихи һәйкәлләр, ата-бабаларыбыз яшәгән борынгы җирләр, Идел буеның сокланып туймаслык гүзәл табигате - болар барысы да аның картиналарында чагылыш тапкан. Ренат Харисның күргәзмәләре республикада, шул исәптән чит илләрдә дә, күпләрдә кызыксыну уята.

Шагыйрь белән очрашуга шулай ук Урта Йорткүл һәм Чәчәкле мәктәбе укучылары да килгән иде. Ике арадагы сөйләшү бик җылы, дустанә шартларда үтте. Балалар Ренат Хариска тормышыбызның күп якларына кагылышлы сораулар бирделәр. Аларны барысы да кызыксындыруы табигый хәл: мәсәлән, ничек шагыйрь булырга, моның өчен нинди югары уку йортын тәмамларга, шигырь язар өчен күңелгә кайчан күбрәк илһам килә, шагыйрь булу өчен кайда туарга… Үзе дә бала җанлы шагыйрь һәр сорауга ихластан җавап биргәндә күбрәк үз тәҗрибәсенә таянырга тырышты, үз тормышыннан байтак гыйбрәтле мисаллар китерде.

Реклама

-Үзен һәркем шагыйрь дип атарга мөмкин, әмма бөтен кеше дә шагыйрь була алмый, - диде ул. - Язган шигырең йөрәккә үтә алырлык илаһи көчкә ия булсын өчен дөньяга шагыйрь булып туарга, үз илеңне, үз туфрагыңны, әти-әниеңне, укытучы апаңны, газиз туган телеңне яратырга, халкыңның гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә кирәк…

Ул балаларны тырышып укырга, олыны-олы, кечене-кече итәргә чакырды, илгә, туган республикабызга, әти-әниегезгә, һәм үзегезнең-үзегезгә кирәк булуыгызны онытмагыз, алдыгызга куйган максатка ирешми калмагыз, диде.

Ренат Харис күп җырлар авторы буларак та билгеле. Аның шигырьләренә язылган популяр җырлар һәм романсларның Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары һәм укытучылар башкаруында яңгыравы очрашуга нур һәм ямь өстәде.

Халык шагыйре буш кул белән килмәгән - ул мәктәпкә үзенең шигырь китапларын бүләк итте. Очрашу ахырында Ренат Харис балаларга атап язган берничә шигырен укыды. Россия Дәүләт премиясе лауреаты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге бүләге иясе, Рәсүл Гамзатов исемендәге Зур әдәби премиягә лаек булган 47 поэма һәм 50гә якын китап авторы үзе язган "Кара пулат" операсының Болгар музей-тыюлыгындагы Кара пулат һәйкәле янында куелачагы турында да әйтте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X