Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Сугыш үткән эзләрдән...

Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андриянов җитәкчелегендәге "Болгар" эзтабарлар отряды "Хәтер вахтасы"нда бишенче тапкыр катнашты.

Лидия Кострулева
Канкойгыч сугышлар барган Смоленск якларында эзләнү эшләрен алып баруга инде күптән күнегергә кирәк. Тик Борис Андреевич сүзләренә караганда, эзтабарлар һәлак булган солдатларның исемнәрен ачыклау, табылган җәсәдләрен тиешенчә күмәргә мөмкинлек биргән "Хәтер вахтасы"н алар ел саен зур дулкынлану хисе белән көтеп алалар.
Апрельдә Смоленск якларына киткән эзтабарлар отряды составында бу юлы унбер кеше иде. Җитәкче үзе, Кураловодан әтиле-уллы Савиновлар (Виктор Иванович - җирле мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Евгений Казанда эшли), шушы авылдан Денис Герасимов, Кимнан газ хезмәткәре Александр Воронов, хәзерге вакытта Казан фирмаларының берсендә эшләүче Сергей Захаров, унберенче класс укучысы Евгений Фомин һәм Яшел Үзән суднолар төзү техникумы студенты Антон Порфишинның мондый сәфәргә чыгулары беренче тапкыр гына түгел. Ә менә Никольск урта мәктәбенең унынчы класcында укучы Аграмак егете Константин Черняев, Бураково төп мәктәбе укучысы Александр Аверьянов һәм Кимга еш кайтып йөрүче Казанның хәрби хезмәткәре Дмитрий Носов әле быел беренче тапкыр гына юлга кузгалганнар. Алар белән инде дүртенче тапкыр баручы автобус шоферы Валерий Лаврентьевны да эзтабарлар үз отряды кешесе дип саныйлар. Автобусны ел саен спорт мәктәбеннән мәгариф бүлеге бирә, ә мондый сәяхәтләрне оештыруда район оешмалары җитәкчеләре Марина Андриянова һәм Александр Выжлов зур ярдәм күрсәтәләр. Моның өчен эзтабарлар аларга бик рәхмәтле.
- Гадәттәгечә, без Мәскәүдә туктап алдык, - дип сөйли Борис Андреевич, - бронетанк гаскәрләре музеенда булдык. Ул онытылмас тәэсир калдырды. Бу техникага карап, ирексездән гади кешегә сугышта ничек авыр булуын бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың...
Быелгы "Хәтер вахтасы"нда 61 отряд катнашты, барлыгы 700гә якын кеше килгән иде. Көннәр аяз торгач, эзтабарларның кәефе дә күтәренке булды. Бу юлы эзләнү эшләре Ельня янындагы Ушаково поселогы тирәсендә алып барылды, монда сугыш вакытында бик көчле танклар бәрелеше булган һәм "Катюша"лар катнашкан. Снарядлар монда әле дә чыга. Иң тетрәндергәне - бу урында әлегә кадәр үлән үсми, кара көйгән җирләр... Боларның барысы да - сугыш эзләре.
Традиция буенча, безнең отряд янына кунаклар - район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов һәм финанс-бюджет палатасы рәисе Сергей Тюнев килде. Эшли башлавыбызның өченче көнендә безнең егетләр беренче солдат җәсәден таптылар. Узган ел берәүне дә таба алмадылар, ә быел унбер кеше сөякләре чыкты. Барлыгы 329 солдат җәсәде табылды, 27 кешенең исеме ачыкланды. Алар арасында безнең районнан артиллерист Тимофей Васильевич Мещеряков та бар. Солдат сөякләре белән бергә яхшы сакланган шәхси әйберләре - каска, кружка, сапер көрәге, химик карандаш, противогаз табылды.
Аларның барысын да эзтабарлар әйбәтләп чистартып, кайткан вакытта туганнарына биреп калдырдылар. Интернет аша оныгының Яшел Үзәндә яшәвен ачыкладык. 7 майда бу шәһәрдә солдат җәсәден тантаналы күмү оештырылды, монда безнең отряд та катнашты. Моннан тыш, эзтабарлар суднолар төзү техникумы, Казан техник университеты студентлары белән очрашып, сугыш барган урыннарда алган хатирәләре белән уртаклаштылар.
Әйтергә кирәк, элек безнең эзтабарлар отрядында катнашучыларның кайберәүләре хәзер бу эшне үзлегеннән дә дәвам итәләр. Мәсәлән, Кимнан Александр Наумов хәзер Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясендә эшли, үзенең "Рубеж" эзтабарлар отрядын оештырып, быел "Хәтер вахтасы"нда катнашкан. Әлбәттә, барлык эзтабарлар киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һичшиксез, бу вахтада катнашырга уйлыйлар. Безнең тынычлыгыбыз, имин тормыш өчен гомерләрен кызганмыйча сугышкан батырларның исеме онытылырга тиеш түгел, киләчәк буыннарга үрнәк булып мәңге сакланырга тиеш. "Хәтер вахтасы" безгә ел саен шул хакта искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев