Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Тарих битләреннән

Онытырга хакыбыз юк

Кичә үзәк китапханә янында Спас (Куйбышев) төрмәсендә атылган сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Митингка килгән халык алдында район башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнёв, район электр челтәрләре җитәкчесе Анатолий Молодов, Сергий атакай (Карпухин) чыгыш ясады. 30 октябрьдә билгеләп үтелә торган Сәяси репрессия корбаннары көне илебездәге күпмеңләгән кешенең...

Кичә үзәк китапханә янында Спас (Куйбышев) төрмәсендә атылган сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды.
Митингка килгән халык алдында район башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнёв, район электр челтәрләре җитәкчесе Анатолий Молодов, Сергий атакай (Карпухин) чыгыш ясады. 30 октябрьдә билгеләп үтелә торган Сәяси репрессия корбаннары көне илебездәге күпмеңләгән кешенең бернинди гаепсез килеш җинаятьләрдә гаепләнеп, төзәтү-хезмәт лагерьларына, сөргенгә һәм махсус яшәү урыннарына җибәрелүе, кабат канлы вакыйгаларны искә төшерә. Бу елларда гаепсезгә корбан булучыларны онытмау - безнең изге бурычыбыз.
Һәйкәлгә веноклар куйганнан соң, бер минут тынлык игълан ителде.
Безнең районда бүгенге көндә закон нигезендә сәяси репрессия корбаннары булган 29 кеше яши. "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре алар өчен азык-төлек пакетлары хәзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг