Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Тарих битләреннән

Күп кешенең көче керде

Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясен чыгару өчен материаллар җыю төгәлләнеп килә.

Бу зур эш елдан артык дәвам итте һәм шушы вакыт эчендә аңа дистәләгән кеше тартылды, шәһәр һәм авыл җирлекләре, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары һәм күп кенә башкалар энциклопедияне төзүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Уртак тырышлык белән китапка район тарихында сизелерлек эз калдырган 2 меңнән артык кешенең биография мәгълүматлары җыелды.
Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хезмәт алдынгылары, иң яхшы төрле һөнәр вәкилләре бар. Бу басмада икътисад, мәдәният, мәгариф системасын үстерү буенча да язмалар урын алган. Энциклопедиядә Бөек Болгар тарихына аеруча зур урын бирелә.
Бу бик зур һәм кирәкле эш инициатива группа җитәкчелегендә тормышка ашырыла, ә аңа районның сәламәтлек саклау ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов җитәкчелек итә. Нәкъ менә аның тырышлыгы, бөтен мәсьәләләрне тиз арада хәл итә белүе куелган бурычны уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Район халкы моның өчен аларга бик рәхмәтле булачак.
Рәсемдә район энциклопедиясен хәзерләүдә актив эшләүчеләр.1нче рәттә (сулдан уңга): А.Яруллина, Р.Гыйсмәтов, Ф.Галимов, З.Гыйззәтуллин, Ф.Хәйретдинова, В.Полякова, Н.Тужилкина, Н.Романова, О. Самохвалова;
2нче рәттә: Ә.Исмәгыйлева, Р.Мингалиев,Н.Пырова, Е.Афоньшина, Җ.Мөхәммәтшин, Т.Чуксина, Л.Павлычева, Н.Майорова, Л.Казакова, К.Марюхова, Л.Баскова, М.Тюленев, В.Владимиров, Р.Гафуров.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев