Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Гражданнар сугышы кайтавазы...

    Безнең район хәрби комиссариаты һәм эзтабарлар инициативасы буенча 1917-1922 елларда Гражданнар сугышында катнашучыларга багышланган "Хәтер вахтасы" оештырылды.

    Бу акция агымдагы елның октябрендә табылган, 1918 елда бу якларда барган бәрелешләрдә һәлак булган солдат җәсәдләрен күтәрү эшенең дәвамы булды. Безнең "Болгар" отрядыннан тыш, акциядә Казанның "Разведка", Чистайның "Выстрел", Алексеевскийның "Звезда", Биләрнең "Юнармеец" һәм Базарлы Матакның "Оркестр" эзләнү отрядлары катнашты. Актай елгасы тамагында, Әҗмәр авылыннан ерак түгел урында палаткалар корып, эзтабарлар биш көн буе солдат җәсәдләрен табып, аларны җир өстенә чыгардылар.
    - Барлыгы унбиш кешенең җәсәде табылды, - диде безнең отряд җитәкчесе Борис Андреянов. - Аларның я Кызыл Армия, я аклар солдатлары булуында шик юк. Һәрберсе янында пулялар, тәреләр, винтовка гильзалары, Канада винтовкасыннан патроннар белән обойма табылды. Тәресез "За царя и Отечество" билгесе дә чыкты - андыйлар белән христиан диненнән булмаган кешеләрне бүләкләгәннәр...
    Башка район эзтабарлары китеп беткәч, укучылардан һәм өлкәннәрдән торган "Болгар" отряды сугышлар барган җиргә кабат баргач, тагын алты кешенең җәсәден таптылар. Борис Алексеевич сүзләренә караганда, аларның өчесенең куллары бәйләнгән була һәм бу барысын да гаҗәпкә калдыра. Боларның барысы да тарихтагы вакыйгалар турында уйланырга мәҗбүр итә һәм кызыксынуны бермә-бер арттыра.
    "Хәтер вахтасы"ның нәтиҗәле эшендә отряд әгъзалары арасында тәҗрибәле эзтабарларның күп булуы да үз ролен уйнады (кайберләре егермеләп экспедициядә булганнар). Берничә тапкыр Бөек Ватан сугышы үткән урыннарга чыккан безнең "Болгар" отрядының эше мактауга лаек. Күптән түгел үткән республика "Ватан" берләшмәсе" патриотлар хәрәкәтенең эзтабарлар отряды командирлары советында безнең командага рәхмәт белдерелгән, ике йокы урыны ("спальные мешки") бүләк иткәннәр.
    Ләкин "Хәтер вахтасы" моның белән тәмамланмый. Эзләнү эшләре дәвам итәчәк, әлегә солдат җәсәдләре вакытлыча саклау урынына куелган. Акция җитәкчеләре сүзенә караганда, алар тиздән җирләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: