Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Фамилиясен фляжкага язган булган

Бөек Ватан сугышына Кузнечихадан китеп хәбәрсез югалган Василий Гаврилушкинның сөякләре табылган.

Бу елның май аенда Смоленск өлкәсенең Сафоново шәһәрендәге «Серп и Молот» эзтабарлар отряды кырык беренче елда Ратчинск кичүе тирәсендә барган каты сугышлар урынында эшләгән. Эзтабарлар Кызыл Армиянең дүрт солдаты сөякләрен тапкан. Шулар арасында безнең якташыбыз да бар.

Медальон урынына – солдат фляжкасы
Сугышчы турындагы мәгълүматларны алюмин фляжкага тырнап язган сүзләр буенча ачыклаганнар. Анда Гаврилушкин Василий Алексеевич, 1920 ел, дип язылган.

– Солдатның әлеге су савыты үлем медальоны ролен үтәгән, дип әйтергә тулы нигез бар. Мәгълүматларны озак язган булса кирәк, фляжкадагы рам эчендә әле төрле сыннар да күренә, икенче ягында палатка, кызыл йолдыз һәм байрак ясап «СССР» дип тә язып куйган, – ди отряд җитәкчесе Сергей Авраменков. – Һәлак булган сугышчының исем-фамилиясе, туган елы күрсәтелгән, бәлки аның турында тагын да тулырак мәгълүматлар туплый алырбыз, дип өметләндек. Шуннан соң җиң сызганып эшкә керештек.

Икенче көннең кичендә эзтабар активистларыбыз Василий Гаврилушкинның хәрби хезмәткә 1940 елның 7 ноябрендә Татарстан АССРның Кузнечиха районы комиссариатыннан чакырылуын ачыклады. Сугыш башланганчыга кадәр ул бишенче механик корпусның сигезенче мотоциклчылар полкы составында хезмәт иткән. 1941 елда полк Смоленск өлкәсенең Ратчинск кичүе янындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан. Шушы елның июлендә сугышчы Гаврилушкин хәбәрсез югалган.

Болховка янып беткән
Смоленск эзтабарлары ярдәм сорап «Юнармия»нең төбәк бүлеге штабы җитәкчесе урынбасары, подполковник Илһам Мидхәтовка, Түбән Камадагы эзтабарлар отряды җитәкчесе Ольга Ланцевага һәм Казандагы «Ватан» эзтабарлар берләшмәсе вәкилләренә мөрәҗәгать иткән. Алар исә Кузнечихадагы «Сувар» филиалы җитәкчесе Нинель Садриеваны эзләп тапкан.

Реклама

– Бу изге эшкә бик теләп тотынырга булдым, – ди Нинель Мәсхүт кызы. – Авылдашларга, олы яшьтәгеләргә шалтыратып, Гаврилушкин фамилияле кешеләр турында сораштым. Кайберләрен эзләп таптык, тик аларның нәселендә Василий Гаврилушкинның булмавы ачыкланды. Шуннан соң Хәтер Китабыннан эзли башладык. Китапта якташыбыз туган урын күрсәтелгән иде. Гаврилушкин Болховка авылында яшәгән, ни кызганыч, алтмышынчы еллар азагында, балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә, авыл тулысынча янып беткән. Йорт-җирсез калган халык төрле якка таралган. Кузнечиха авыл җирлегенең йорт кенәгәләрендә дә бу авыл кешеләре турында бернинди мәгълүмат юк. Шуннан соң эзләнү эше бераз туктап калган.

Кешеләр һәм техник прогресс ярдәм иткән

Шулай да, беркадә вакыт узгач, Нинель Мәсхүт кызына ызандаш Әлки районыннан коллегалары, тарихчылар һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәм иткән. Ул аларга социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать иткән, кайберләренә телефоннан шалтыраткан. Бу эшкә соңгы ноктаны Әлки районының Чуаш Борнае урта мәктәбенең тарих укытучысы Светлана Ерусланова ярдәме белән куйганнар. Архив документларын өйрәнеп утырганда, иске йортларның хуҗалык  кенәгәләрендә Светлана Гаврилушкиннар гаиләсе турындагы мәгълүматларга тап булган. Ныклап торып эзләнү нәтиҗәсендә солдатның туганнарын да таба алганнар. Баксаң, солдатка энекәш туры килгән Евгенийның кызы Валентина, Гаврилушкиннарның башка туганнары белән Түбән Камада яши икән. Алар әтиләренең фоторәсемен Ольга Ланцовага тапшырган.

Әнә шулай итеп тагын бер ватан сакчысы, якташыбызның язмышы ачыкланды. Аның яу кырында табылган сөякләре Смоленскида тантаналы шартларда туганнар каберенә күчереп күмеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X