Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

1812 ел сугыш геройларына багышлана

Үткән якшәмбедә "Болгар" балалар лагерында ял итүчеләр Бородино сугышын реконструкцияләп күрсәттеләр.

Билгеле булганча, бу бәрелеш 1812 елдагы иң төп сугышларның берсе була. Соңыннан Наполеон болай дип әйтәчәк: "...Барлык сугышларның иң куркынычлысы Мәскәү янында булды. Французлар монда җиңү яуларга лаеклы дип, ә руслар - үзләрен җиңелмәс итеп күрсәттеләр".
Балалар үзләренең бөтен буш вакытларын шушы сугышны реконструкцияләүгә багышладылар. Алар үткән ел генерал-аншеф Александр Суворовның Измаил ныгытмасын штурмлавын һәм аны алуын күрсәттеләр. Бу чараны әзерләүчеләр үзләре өчен билгесез булган күп кенә кызыклы яңалыклар ачтылар.
Башта "Бородино" дигән тарихи-документаль фильм карадылар, аннары алар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар шуннан соң ныклап эшкә тотындылар. Иң мөһиме - шул чорның костюмнарын әзерләделәр. Казаннан тарихи реконструкция буенча белгеч булган Максим Волковны чакырдылар. Өлкән вожатыйлар ярдәмендә һәм укучылар үзләре ныгытмалар - Шевардин редуты, Багратион флешлары, Раевский батареялары төзеделәр.
Ниһаять, якшәмбе көнне, төштән соң, ял итүчеләр 1812 елгы сугыш күренешләрен күрсәтергә керештеләр, анда барлыгы 100дән артык укучы катнашты (һәр армиядән - 50 бала). Әлбәттә, монда генераллар Кутузов, Раевский, атаман Платов, Наполеон кебек генералларны да күрергә була иде. Бу персонажларны һәм башкаларны да балалар үзләре башкарды. Су тутырылган пакетларны һәм сулы чиләкләрне "боеприпаслар" иттеләр. Көн кызу булганлыктан, балалар өчен бу аеруча кызык булды.
Балалар тарихи бәрелешләрнең иң әһәмиятлеләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, атаман Платов җитәкчелегендә французлар тылына рейд аеруча истә кала торган булды.
"Сугыш" беткәч, "бәрелеш кырында" ике як солдатлары да туганлаша башлады. Һәркемнең күңеле күтәренке, балалар алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X