Спорт
Яшь теннисчылар ярышты
Никольск авылында мәктәп укучылары арасында Парклар һәм скверлар елына багышлап, теннис буенча район ярышлары үтте.
Ярышта Полянка, Танкеевка мәктәпләре һәм шәһәрнең 1нче урта мәктәбе вәкилләре катнашты. Болгардагы 2нче урта мәктәп һәм Никольск мәктәбе дә икешәр команда белән чыгыш ясады. Ярышта 1998 елда туган һәм аннан яшьрәк булган утызга якын укучы...
Никольск авылында мәктәп укучылары арасында Парклар һәм скверлар елына багышлап, теннис буенча район ярышлары үтте.
Ярышта Полянка, Танкеевка мәктәпләре һәм шәһәрнең 1нче урта мәктәбе вәкилләре катнашты. Болгардагы 2нче урта мәктәп һәм Никольск мәктәбе дә икешәр команда белән чыгыш ясады. Ярышта 1998 елда туган һәм аннан яшьрәк булган утызга якын укучы осталыкта көч сынашты.
Баштарак яшь спортчылар бер-берләренең тактикасын өйрәнде, көчләрен һәм мөмкинлекләрен сынап карадылар. Шуңа күрә беренче очрашуларның нәтиҗәсе зур булмады. Әмма бераздан ярышларда киеренкелек сизелә башлады һәм инде урыннар түбәндәгечә билгеләнде: гомумкоманда беренчелегендә Никольск мәктәбенең беренче командасы җиңде, икенче урынга Болгардагы 2нче мәктәп командасы чыкты, өченчедә - Полянка мәктәбе спортчылары. Кызлар арасында шәхси беренчелектә Никольскидан Юлия Борисова җиңде, икенче урынга Анна Танкина (Болгардагы 2нче мәктәп), өченчегә Регина Лобачева (Никольск мәктәбе) чыкты. Яшүсмерләр арасында Никольскидан Игорь Алексеев, Глеб Тегулев һәм Александр Дорофеевка тиңнәр табылмады. Беренче, икенче, өченче урыннарны алар бүлеште. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды.
Әлеге ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы теннисчылар ноябрь урталарында Казанда узачак Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев