Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Яшь каратистлар сынатмады

Казанда үткән каратэ киокушин буенча “Тору Тезука канчо кубогы” III ачык Халыкара турнирында Рәшит Зыятдинов шәкертләре ике көмеш һәм бер бронза медальгә лаек булдылар.

Спортчыларның күпчелеге мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашсалар да, беренче сынауны алар уңышлы тапшыра алдылар. Үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучысы Иван Кузьмин – 10-11 яшьлекләр, тармак технологияләре техникумы студенты Ринат Измайлов 17 яшьтән өлкәнрәкләр арасында икенче урынны алдылар. Антоновкадан Надежда Дмитриева 6-7 яшьлек кызлар арасында өченче булды. Башка спортчыларга бик көчле көндәшләргә каршы торырга туры килгәнгә, алар хәлиткеч көрәшләргә җитә алмадылар.
Турнирда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Кострома, Иваново һәм Иваново өлкәсе, Йошкар-Ола, Киров, Новосибирск өлкәләре, Удмуртия, Мордовиядән 6 яшьтән 18 яшькәчә ике йөздән артык спортчы катнашты.
Турнир алдагы Европа чемпионатына сайлау туры буларак үткәрелде.
Бәйгедә мактаулы кунаклар – кекусинкай канчо каратэ Халыкара оешмасы президенты Мори Йошимичи (9 дан) һәм оешмага нигез салучы, инде хәзер вафат Тору Тезуканың хатыны Фимико катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2014 елда Мори Йошимичи белән Тору Тезука Болгарда булып, безнең һәм Әлки районы спортчылары өчен мастер-класс уздырганнар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев