Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь футболчылар финалга чыкты

2000-2001 елда туган яшь футболчылар бөтенроссия "Күн туп" клубы призына уздырылган зона ярышларында җиңү яулады.

Олег ПАХОМОВ.
"НЖ".
Турнир безнең шәһәр стадионында үтте. Өстенлекне алдан ук көндәшләргә бирделәр. Чөнки аларның әзерлеге дә яхшы, иптәшләрчә уенны да ышанычлырак үткәрде, тәҗрибәсе дә яхшырак иде. Шуңа да карамастан, Владимир Постников шәкертләре көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте.
Зона ярышларында биш команда катнашты. Уен түгәрәк системасы буенча барды, ягъни, һәр команда бер-берсе белән очрашты. Беренче очрашуда ук инде безнең көндәшләрнең ничек әзерләнүе ачык күренде. Спортта көтелмәгән очраклар еш була. Башта 1:0 исәбе белән безнең спортчылар (тупны ерактан Никита Никифоров кертте) Яңа Чишмә командасын җиңде, Нурлатттан килгән малайлар аларга җавапсыз биш туп кертте, Әлки футболчылары 3:0 исәбе белән аксубайлыларны бирелергә мәҗбүр итте.
Безнең спортчылар да үзләренең кем булуын күрсәтте. Киләсе бәйгедә инде алар көндәшләре шактый тупас уйнауга да карамастан, әлкилеләрдән 1:0 исәбе белән (тупны башы белән Илья Морюхов кертте) өстен чыкты. Аннары безнекеләргә Нурлат һәм Яңа Чишмә командаларын 1:0 һәм 4:0 исәбе белән җиңгән Аксубай спортчыларына каршы уйнарга туры килде. Бу безнең команда өчен иң авыр уеннарның берсе булды дияргә мөмкин. Кирилл Королев керткән беренче туптан соң көндәшләр инициативаны үз кулына алды. Алар исәпне тигезләү белән бергә алга чыгарга да омтылып карадылар. Моның өчен уңай мөмкинлекләр җитәрлек булды. Капкачы Александр Молчанов безнең команданы берничә тапкыр коткарып калды. Уенны 1:1 исәбенә тәмамлау өчен күп тырышырга туры килде.
Җиңүгә ирешү һәм июнь ае урталарында Бөгелмәдә узачак республиканың "Күн туп" клубы призы турниры финалына путевка яулау өчен дүрт команданың мөмкинлеге зур иде. Җиңгән очракта һәркайсы беренче урынга чыга ала иде. Безнең һәм Нурлат футболчыларының очрашуы ярышның төп бизәге булды, дип әйтергә тулы нигез бар. Баштан ук безнең спортчыларның өстенлеге бәхәссез иде: судья билгеләгән штраф тубын Кирилл Королев кертте. Аннары нурлатлыларның ике тубы безнең капкага керде. Менә шунда безнең футболчылар үзләренең нинди ихтыяр көченә ия булуын күрсәтте дә инде. Кирилл исәпне тигезләде, икенче таймда исә безнекеләр көндәшләренә бернинди мөмкинлек тә калдырмады. Озак та үтмәде Никита Никифоров команданы алга чыгарды һәм очрашу 3:2 исәбе белән безнекеләр файдасына тәмамланды. Алар зона турнирының җиңүчесе булды. Икенче урынга Әлки футболчылары чыкты, аксубайлылар - өченче.
Тренер Владимир Постников сүзләренә караганда, ул уенның мондый нәтиҗә белән тәмамланачагына өметләнмәгән, чөнки безнең спортчыларның күбесе көндәшләреннән яшьрәк. Әмма аларда җиңүгә булган омтылыш зуррак иде. Димәк, киләчәктә команданың перспективасы да яхшырак.Уенчылардан, югарыда телгә алынганнардан тыш, Данис Җиһангиров, Никита Краюшкин, Сергей Сигов, Иван Герасимов, Геннадий Шеронов, Эмиль Шакиров, Антон Лукашин, Инэль Гыйбадуллин, Игорь Мулинов, Данила Храмов һәм Виктор Казаков бары мактау сүзләренә генә лаек.
Турнирның җиңүчеләре; ярышлар вакытында.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев