Үткәрелгән дүрт матчның өчесендә үз капкаларына бер туп керттермәсәләр дә, тренер Владимир Постников шәкертләре "Олимп"та 1999-2000 елда туган егетләр арасында үткәрелгән мини-футбол буенча ТР беренчелегенең зона турнирында бронза призеры гына булдылар.
Ярышларда Кама аръягы зонасыннан иң яхшы алты команданы җирәбә салып, ике төркемгә бүлделәр. Алдагы уен нәтиҗәләре буенча беренче һәм...
Үткәрелгән дүрт матчның өчесендә үз капкаларына бер туп керттермәсәләр дә, тренер Владимир Постников шәкертләре "Олимп"та 1999-2000 елда туган егетләр арасында үткәрелгән мини-футбол буенча ТР беренчелегенең зона турнирында бронза призеры гына булдылар.
Ярышларда Кама аръягы зонасыннан иң яхшы алты команданы җирәбә салып, ике төркемгә бүлделәр. Алдагы уен нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны алучылар матчларда финалда катнашучыларны билгеләделәр. Безнең егетләр Чистай һәм Аксубай командалары белән очрашты. Беренче команда белән уенны тигез исәпкә төгәлләп, икенче команданы алар 1:0 исәбенә (тупны Александр Изосимов кертте) җиңеп чыктылар. Безнең көндәшләр уенны тигез исәп (4:4) белән төгәлләгәнлектән, җирле футболчылар үз төркемендә беренче урынга чыктылар.
Ярымфиналда аларга Яңа Чишмә командасы белән очрашырга туры килде. Көндәшләрен тиешенчә бәяләмәгәнлектән, безнең спортчылар капкасына беренче таймда ике туп кертелде. Икенче таймда бар көчкә һөҗүм итсәләр дә, алар көндәшләре капкасына бер генә туп кертә алды. Голны Александр Изосимов кертте. Нәтиҗәдә безнең футболчылар җиңелеп, "бронза" өчен көрәштеләр.
Финалда командабыз яңадан Чистай футболчылары белән очрашты. Очрашуның беренче минутларында ук алар көндәшләре капкасына өч туп кертеп өлгерделәр (ике тапкыр - Александр Изосимов, бер тапкыр Герман Гребнев кертте). Нәтиҗәдә Чистай командасы 4:0 исәбе белән җиңелде.
Өченче урын безнең командага финал уеннарында катнашу хокукы бирде. Бу уеннар декабрь башында шулай ук "Олимп"та үткәреләчәк. Ялгышларны исәпкә алып, аларны төзәтү өчен алда вакыт җитәрлек әле.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев