Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ярышларда көчлеләр җиңде

Шәһәр мәйданчыкларында күрше районнардан килгән яшь спортчылар катнашында футбол һәм волейбол буенча ярышлар булды . Шәһәр стадионында Буа, Базарлы Матак һәм безнең ике команда футболчылары очрашты. Уеннарның берсендә пенальти сериясендә Әлки егетләре безнең бер команданы җиңеп чыктылар (тупны Руслан Зураджанян кертте). Тагын бер уенда Буа командасы безнең икенче команданы "коры"...

Шәһәр мәйданчыкларында күрше районнардан килгән яшь спортчылар катнашында футбол һәм волейбол буенча ярышлар булды .
Шәһәр стадионында Буа, Базарлы Матак һәм безнең ике команда футболчылары очрашты. Уеннарның берсендә пенальти сериясендә Әлки егетләре безнең бер команданы җиңеп чыктылар (тупны Руслан Зураджанян кертте). Тагын бер уенда Буа командасы безнең икенче команданы "коры" исәп белән отты. Финалда Буа командасы - Әлки футболчыларын, ә безнең беренче команда икенче команда футболчыларын җиңде (тупларны Иван Герасимов һәм Никита Никифоров кертте). Ярышта җиңүчеләргә кубок тапшырылды, призерларга медаль һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.
"Олимп" спорт комплексында волейбол буенча ярышларда Әлки командасы көчлерәк булып чыкты һәм Буа волейболчыларын, безнең команданы бер үк исәп - 2:0 белән җиңде. Безнең спортчылар нәтиҗәдә өченче урынны алдылар, Буа командасы - икенче. Әлки командасына - кубок, калган командаларга медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев