Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа очрашуларга кадәр...

Нәфис гимнастика буенча Россия шәһәрләренең ачык турниры Болгар шәһәрендә икенче тапкыр оештырылды һәм бу юлы да зур уңыш белән үтте. Казан, Ульяновск, Чабаксар, Томск һәм башка шәһәрләрдән килгән яшь гимнастлар ике көн дәвамында шәхси һәм группа күнегүләрендә иң яхшыларны билгеләделәр. Спортның бу төре буенча мастерлар һәм кандидатлар арасында безнең кызлар...

Олег ПАХОМОВ
Нәфис гимнастика безнең республикада елдан-ел ныграк үсеш ала. Моны узган ял көннәрендә ярышны карарга килүчеләр үз күзләре белән күрде.
"Олимп" спорт комплексы янында машина кую урыннары күп булса да, кунаклар байтак килгәнлектән, мин көчкә генә машинама урын таптым. Нәфис гимнастика буенча Россиянең атказанган тренеры Марина Борзенкова берничә ел элек безнең районның яшь гимнастларына ярдәм итә башлаган иде. Бу юлы да аның тырышлыгы белән оештырылган спорт бәйрәме тамашачылар һәм спортчылар хәтерендә озак сакланыр.
Бик матур спорт костюмнарыннан чыгып, үз талантларын күрсәткән зифа буйлы кызларга сокланмый мөмкин түгел иде. Спортчыларның осталыгы елдан-ел камилләшә баруын да билгеләп үтәргә кирәк. Өлкән группа спортчылары катлаулы элементлар ясау белән аерылып торсалар, кече төркем кызлары үзләренең самимилеге, чыгышларының җитезлеге белән гаҗәпкә калдырдылар. Аларның чыгышларын күзәтеп тору аеруча мавыктыргыч булды.
Марина Борзенкова бу юлы да турнирга республикадан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән иң яхшы яшь гимнастларны һәм аларның остазларын чакырган. Казан шәһәреннән генә дә берничә спорт мәктәбеннән, шул исәптән "Приволжанка" Олимпия резервы училищесыннан төрле яшьтәге спортчылардан торган өч дистәгә якын команда килгән иде.
Безнең гимнастлар арасында төрле яшь категорияләрендә Анна Новикова, Тамара Калисанова һәм Валерия Амосова икенче урынга чыктылар, Александра Бердникова, Татьяна Авдонина һәм Зарина Вәлиева өченче урыннарны алдылар. Аларның барысы да үз күнегүләрен уңышлы башкарып, лаеклы рәвештә мактаулы пьедесталга күтәрелделәр. Аларга һәм ярышларның башка призерларына медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышта катнашкан башка спортчылар да бүләксез калмады.
Кызлар белән берничә ел буе тренер Наталья Бердникова ныклап шөгыльләнә, шуңа күрә кызларның уңышында аның да өлеше бар. Гимнаст кызларыбыз даими рәвештә төрле ярышларда катнашып, тәҗрибәле көндәшләре алдында да югалып калмыйлар.
Ярышны оештыручылар исеменнән Марина Борзенкова һәм аның ярдәмчеләре бәйгедә катнашкан спортчыларның чыгышын тиздән тагын күрә алырсыз дип ышандырдылар, чөнки "Весенние ласточки" һәм "Осенний листопад" ачык турнирлары традициягә әверелеп, ел саен үткәреләчәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев