Балык Бистәсендә 35 яшьтән өлкәнрәк ирләр арасында "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Кубогына үткән ярышларда безнең спортчылар өченче урынга чыктылар.
Безнең командага бер көндә үткән биш матчта бер үк составта уйнарга туры килүен исәпкә алсаң, бу аеруча зур уңыш. Ә безнең спортчыларыбыз арасында яше илледән арткан ирләрнең булуын...
Балык Бистәсендә 35 яшьтән өлкәнрәк ирләр арасында "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Кубогына үткән ярышларда безнең спортчылар өченче урынга чыктылар.
Безнең командага бер көндә үткән биш матчта бер үк составта уйнарга туры килүен исәпкә алсаң, бу аеруча зур уңыш. Ә безнең спортчыларыбыз арасында яше илледән арткан ирләрнең булуын исәпкә алсаң, моны чын батырлык дияргә була.
Турнирга җыелган сигез команда ике төркемгә бүленде. Алар арасыннан ике иң яхшы команда ярымфиналга чыкты. Алдагы этапта безнең командага Тәтеш, Буа һәм Тукай волейболчылары белән уйнарга туры килде. Алдагы команданы безнең егетләр ышанычлы җиңеп чыкса да, башкалар белән тырышырга туры килде (2:1 исәбе белән җиңделәр). Шулай итеп төркемдә беренче урынны алганнан соң, ярымфиналда команда Саба районыннан килгән көчле көндәшләре белән очрашып, киеренке көрәштән соң оттырды (2:1 исәбе). Өченче урын өчен уенда безнең спортчылар кабат Тукай волейболчыларын уңышлы җиңеп чыкты.
Спортчыларга кубок һәм бронза медальләрне иҗтимагый хәрәкәтнең сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова тапшырды. Безнең команда өчен Федор Камаев, Ринат Кимбетов, Сергей Парфенов, Дмитрий Ключников, Николай Тареев һәм Сергей Филиппов чыгыш ясады.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев