Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Ватанны сакларга әзер!”

Районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында армиягә кадәрле яшьтәге егетләр арасында кадет мәктәп-интернаты базасында үткәрелгән муниципаль этап шундый чакыру астында үтте. Ярыш программасына сафта йөрү, полиатлон, автоматны кем тизрәк сүтеп җыю буенча конкурс та кертелгән иде. Көрәш киеренке барды, барлык командалар җиңүгә омтылды. Мәсәлән, сафта йөрү конкурсында кадет мәктәбе укучыларына тиңнәр...

Районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында армиягә кадәрле яшьтәге егетләр арасында кадет мәктәп-интернаты базасында үткәрелгән муниципаль этап шундый чакыру астында үтте.

Ярыш программасына сафта йөрү, полиатлон, автоматны кем тизрәк сүтеп җыю буенча конкурс та кертелгән иде.

Көрәш киеренке барды, барлык командалар җиңүгә омтылды. Мәсәлән, сафта йөрү конкурсында кадет мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Иске Рәҗәп һәм Антоновка урта мәктәбе укучылары алардан берничә генә очкога калышып, икенче һәм өченче урынга чыктылар.

Реклама

Автоматны сүтеп җыю буенча шәхси зачетта беренче һәм икенче урыннарга кадетлар Данила Шинкарев белән Никита Золов лаек булды, өченче урынга Антоновка урта мәктәбеннән Владимир Ануфриев чыкты.

Нәтиҗәдә гомумкоманда зачетында беренчелекне кадет мәктәбе укучылары алды, икенче урынга - Иске Рәҗәп, өченче урынга Антоновка егетләре чыкты.

Ярышта җиңеп чыгучыларга һәм призерларга мәгариф бүлеге Мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев