Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Стартка чыкты яшь спортчылар

Бөтенроссия “Күңелле стартлар” фестиваленең муниципаль этабында Болгардагы коррекция мәктәп-интернаты беренче урынга лаек булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Санаторий һәм шәһәрдәге беренче урта мәктәп командалары да призлы урыннарны алдылар.
“Олимп” физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган бу чараның максаты – үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту, укучыларның актив ялын камилләштерү, аларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдән гыйбарәт. Ярышларны “Регата” балалар техник иҗат станциясе коллективы оештырды һәм инде нәтиҗәләр дә ясады.

Ярышларда шәһәр һәм райондагы белем бирү учреждениеләреннән ун команда катнашты. Балалар иҗат йорты бер команда тәкъдим итте. Болар -- коррекция һәм санаторий мәктәп-интернат, беренче һәм икенче урта мәктәп, Өчкүл, Никольск, Антоновка, Ким, Бураково, Иске Рәҗәп урта мәктәпләре вәкилләре.  Һәр команда кече классларда укый торган өч малай һәм өч кыздан төзелгән иде.

Спорт программасы буенча каралганча, катнашучыларга тугыз комплекслы эстафетада катнашырга туры килде. Биремнәрнең ничә минут эчендә башкарылып чыгуына, кайбер элементларның дөрес үтәлүенә дә аерым игътибар бирелде. Мәсәлән, яшь спортчылар “Змейка”да бертигез арага куелган конус тирәли йөгереп үттеләр.

“Стремительный” һәм “Кара каршы» эстафета”да алдан килеп эстафета таягын тапшырдылар. Туп, скакалка һәм боҗра кулланып уздырылган эстафета барышында да укучыларга осталыкларын күрсәтергә туры килде. “Навигатор”, “Каракатица” кебек ярышлар укучыларда гына түгел, хәтта җанатарларда да зур кызыксыну уятты. Бәйге азагында “Вагоннарны тагу” эстафетасын оештырдылар. Һәр команда биремне тиз, оста һәм дөрес итеп үтәргә тырышты.

Комплекслы ярышлар азагында җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Регата” балалар техник иҗат станциясе директоры Владимир Трошин җиңү яулаган һәм призлы урыннарны алган команда җитәкчеләренә Мактау грамоталары, катнашучыларга символик медальләр тапшырды. Озакламый яшь спортчылар республика күләмендә уздырылачак ярышларда катнашырга әзерләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев