Районда узган ял көннәре төрле спорт бәйгеләренә бай булды.
Олег Пахомов.
"НЖ".
РОСТО (ДОСААФ) оешмасы тирында район предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре спартакиадасы башланып китте. Пуля белән атучылар пневматик мылтыктан атуда ярыштылар. Нәтиҗәдә Елена Борзихина, Денис Харитонов һәм Алексей Кошкиннан торган муниципаль төзүчеләр командасы иң күп очко җыйды. Икенче урынга - "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте командасы (Ксения Бедова, Дмитрий Афоньшин, Антон Тюнев), өченче урынга эчке эшләр бүлеге вәкилләре (Елена Афонина, Андрей Новиков, Василий Стрижов) чыкты.
Предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре спартакиадасы спортның 15 төрен берләштерә, быел анда гаилә эстафеталары кертелмәгән.
Быел беренче тапкыр бәйгедә җиңеп чыгучыларга акчалата сертификатлар тапшырылачак. Җиңүчеләр - 150 мең сумлык, икенче һәм өченче урынны алучылар 100 мең һәм 50 мең сумлык сертификатка ия булачак. Бу акча ярдәмендә спорт җиһазларын яңартырга мөмкин булачак.
"Олимп" универсаль спорт залында һәм Антоновкада авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең район спартакиадасы куст ярышлары үтте.
"Олимп"та спортның сигез төре буенча ярышларның җидесендә җиңеп чыгып, Никольск командасы зур өстенлеген күрсәтте. Волейбол уенында Николай һәм Алексей Тареевлар, Александр һәм Игорь Планиннар, Сергей Иванов, Евгений Тегулев һәм Виктор Панчугинга тиңнәр булмады, тенниста - Регина Галимова, Анатолий Юрков һәм Сергей Иванов, бадминтонда - Роза Силютина, Евгений Синицин һәм Николай Тареев, аркан тартуда - Олег Алексеев, Александр Бурмистров, Александр һәм Игорь Планиннар, Евгений Тегулев, шашка уенында - Светлана Борюшкина һәм Евгений Рябов, шахматта - Татьяна Малафеева һәм Виктор Деманкин, гер күтәрүдә Александр Бурмистров үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Чаңгы ярышында гына Никольск командасы Артем Главнов, Елена Сибгатуллина һәм Владимир Шевченкодан торган Приволжск командасына оттырды. Шахмат уенында беренче урынны Никольск спортчыларыннан тыш, Полянкадан Гөлсинә Сибгатуллина һәм Владимир Шевченко бүлеште.
Антоновкада үткән куст ярышларында беренче, икенче һәм өченче урыннарны Ким, Әҗмәр һәм Аграмак спорт сөючеләре алды, алдарак үткән ярышларда җиңеп чыккан Иске Рәҗәп, Антоновка, Кузнечиха, Никольск, Полянка һәм Приволжск җирлеге командалары исемлегенә кушылдылар. Март урталарында "Олимп"та иң көчле спортчылар яшәгән өч авыл җирлеге билгеләнәчәк, алар шулай ук 150 мең, 100 мең һәм 50 мең сумлык сертификатларга ия булачак.
Ә шәһәрнең хоккей мәйданчыгында "Алтын алка" Бөтенроссия клубы бәйгесе кысаларында ачык мәйданчыкларда хоккей буенча республика беренчелегенең иң яхшы алты командасы арасында ярышлар булды. Безнең команда бу бәйгедә җиңеп чыга алмаса да, шактый тәҗрибә тупладылар, ә тамашачылар өчен ул мавыктыргыч тамаша булды. Бу бәйгедә беренче урынга - Балтач, икенче урынга - Кайбыч, өченче урынга Алексеевск хоккейчылары чыкты.
Рәсемдә: Никольск командасы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев