Көрәшчеләребез уңышы
Безнең яшь самбочылар Казанның "Батыр" спорткомплексында Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән ярышларда өч бронза медаль алдылар.
Менә алар үз үлчәү категорияләрендә уңышка ирешүчеләр: беренче шәһәр мәктәбе укучылары Егор Костюгов (42 килограммга кадәр), Раил Сәгыйров (50 килограммга кадәр), шулай ук Полянка мәктәбенең өлкән класс укучысы Егор Шевченко (71 килограммга кадәр)....
Көрәшчеләребез уңышы
Безнең яшь самбочылар Казанның "Батыр" спорткомплексында Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән ярышларда өч бронза медаль алдылар.
Менә алар үз үлчәү категорияләрендә уңышка ирешүчеләр: беренче шәһәр мәктәбе укучылары Егор Костюгов (42 килограммга кадәр), Раил Сәгыйров (50 килограммга кадәр), шулай ук Полянка мәктәбенең өлкән класс укучысы Егор Шевченко (71 килограммга кадәр).
2нче мәктәп укучысы Данил Кузьмичев (38 килограммга кадәр) алардан аз гына калышты һәм дүртенче урынны алды.
Безнең команда составында дебютантлар шактый булса да, яшь спортчылар каушап калмадылар.
Призерларга медальләр, дипломнар һәм футболкалар тапшырылды.
* * *
Шәһәрнең 2нче мәктәп һәм Полянка мәктәбе укучылары Дмитрий Борюшкин һәм Арина Филюшина Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән АПМК-23 призына самбо буенча ачык турнирда җиңүгә ирештеләр.
Дмитрий 68 килограммга, Арина 52 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Шушы ук үлчәү авырлыгында Русалина Хәйруллина өченче урынны алды. Екатерина Клещева, Максим Самаркин һәм Данила Вихлянскийлар да сынатмадылар - дүртенче урынны алдылар.
Бу яшь спортчылар барысы да балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин укучылары.
Ярышта җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Район ярышында аларга тиңнәр булмады
Шәһәрнең 2нче мәктәп кызлары һәм егетләре баскетбол буенча район ярышларында җиңеп чыктылар.
Ярышлар 2000 елда туган һәм аннан кечерәк укучылар арасында үткәрелде. Монда барлыгы егетләрдән торган җиде һәм кызлардан торган өч команда катнашты.
Икенче һәм өченче урыннарны Ким һәм кадет мәктәп-интернат вәкилләре алды.
Кызлар арасында антоновкалылар-икенче, беренче шәһәр урта мәктәбе вәкилләре өченче булды.
Ярышлар киеренке барды, ярышлар башланыр алдыннан конкурслар үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенче Зөлфәт Хәйруллин белән Дарья Садилина иң яхшы дриблерлар, (2нче мәктәп), санаторий һәм Антоновка мәктәпләреннән Владислав Горбунов һәм Арина Чегодаева иң яхшы трюдьниклар дип табылдылар.
Җиңгән командалар кубоклар, призер-командалар дипломнар белән бүләкләнделәр, уенчыларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев