Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спас районының "Боевое братство" берләшмәсе балалар өчен проектны тормышка ашырды

Проект кысаларында имин булмаган гаиләләрдәге балалар һәм яшүсмерләр өчен самбо буенча дәресләр оештырылды.

Спас «Сугышчан туганлык» хәрби хәрәкәтләр ветераннары район оешмасы, Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, самбо белән даими шөгыльләнүгә имин булмаган гаиләләрдәге балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итү буенча "Спортлайф" проектын тормышка ашырды.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен самбо буенча бушлай күнегүләр оештырылды. Болар барысы да балаларга гомуми физик әзерлекне яхшыртырга гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштырырга да мөмкинлек бирде.

Реклама

Шулай ук проект кысаларында проект укучыларының күрсәтмә турниры үткәрелде. Истәлекле бүләкләр һәм грамоталарны Россия Федерациясенең спорт мастеры Ришат Сәгыйров тапшырды. 

Уңышлы спортчылар белән аралашу балаларга күнегүләрне дәвам итәргә һәм иң яхшы нәтиҗәләргә омтылырга өстәмә стимул бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X