Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Самбо җиңәргә өйрәтә

Санкт-Петербургта үткән "Җиңү" халыкара турнирында Идел буе федераль округының җыелма командасы өчен чыгыш ясаучы Данила Вихлянский көмеш призер исемен алды.

Олег Пахомов
Россия һәм якын чит илләрнең 1998-2000 елда туган иң көчле көрәшчеләре кергән югары дәрәҗәле конкурста катнашу хокукын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкерте быел Идел буе чемпионы исемен алганнан соң яулады. Округның җыелма командасы составында Татарстаннан бер ул гына иде, калган спортчылар Пермь, Пенза, Чабаксар, Саратов шәһәрләре, Самара һәм Түбән Новгород өлкәсеннән килгәннәр.
Турнирга китәр алдыннан спортчылар Чабаксардагы Олимпия резервы училищесында күренекле белгеч Сергей Пегасов җитәкчелегендә махсус күнегүләр үттеләр.
Ярышлар "Зенит" футбол клубы уйнаган, эстрада йолдызлары концерты үткәрелгән "Юбилейный" спорт комплексында үтте. Турнирны ачып, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко мондый исем астында үткәрелгән ярышлар спортчыларга ата-бабаларыбыз истәлегенә лаеклы булырга этәргеч бирәчәк, дип басым ясады. Дзюдо буенча дөнья һәм Европа чемпионы Тамерлан Тменов та яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Ярышта катнашучылар Пискарев зиратына барып, сугышта һәлак булган каһарманнар һәйкәленә һәм туганнар каберлегенә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.
Барлык командалар берничә төркемгә бүленде. Безнең спортчыларга көчле көндәшләр - Россиянең башка төбәкләреннән килгән чемпионнар белән ярышырга туры килде. Башка төркемдә Финляндия, Белоруссия, Литва, Днестр буе һәм башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән спортчылар чыгыш ясады. Герой-шәһәрләр һәм Россиянең сугышчан дан шәһәрләре командасының да составы бик көчле иде. Гадәттә аның җиңүчесе - Мәскәү шәһәре командасы турнирның супер-кубогына да ия була иде.
Ләкин быел хәлләр башкачарак булды. Көрәшчеләр бәйгедә көчләрен кызганмады, шуңа күрә өстенлек тә бик аз булды. Һәр команда составында 10 көрәшче - 42 килограммнан башлап 84 килограммнан арткан авырлык үлчәве вәкилләре керде. Безнең округ командасы башта матчны 5:5 тигез исәбе белән тәмамлап, көрәшнең сыйфаты буенча гына җиңүче дип табылды. Аннары 6:4 исәбе белән Урал федераль округы командасы җиңелде. Турнирның кубогы өчен хәлиткеч көрәштә безнең команда Үзәк округ спортчылары белән көрәшне тагын 5:5 тигез исәбе белән тәмамласалар да, бу юлы җиңү көндәшләренә бирелде. Безнең Данила беренче матч көрәшендә җиңеп, икенчесендә җәрәхәт алды һәм шуңа күрә финалда катнашмады. Ләкин аңа лаеклы рәвештә икенче урын өчен кубок һәм медаль тапшырылды.
Турнир моның белән генә бетмәде. Супер-кубок өчен көрәшләрдә үзәк округ җыелма командасы Мәскәү командасы белән очрашып, беренче тапкыр башкала вәкилләрен җиңде. Данила тренеры Владимир Борюшкин һәм иптәшләре белән бергә бу көрәшләрне карап, бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладылар.
Данила һәм аның тренеры сүзләренә караганда, бу турнирда катнашу спортчыга үсү өчен зур мөмкинлекләр биргән. Хәзер инде ул үзен келәмдә ышанычлы хис итә, теләсә нинди көндәше алдында да куркып калмый. Билгеле, осталыкның чиге юк, шулай да бүген ул Россиянең иң яхшы самбочыларыннан калышмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев