Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ришат Сәгыйров – җиңүче

"Кызыл Шәрык" Агро җәмгыяте призына билбау көрәше буенча бишенче ачык турнирда катнашып, Болгардагы 1нче урта мәктәп укучысы Ришат Сәгыйров җиңүче булды. "Алинә" универсаль спорт залына республиканың алты районыннан 150 ләп спортчы җыелды. 1997-1998 елларда туган спортчылар арасында 68 килограммга кадәр авырлыкта көрәшкән Ришатка җитди көндәшләренә каршы торырга туры килде. Шулай...

"Кызыл Шәрык" Агро җәмгыяте призына билбау көрәше буенча бишенче ачык турнирда катнашып, Болгардагы 1нче урта мәктәп укучысы Ришат Сәгыйров җиңүче булды.
"Алинә" универсаль спорт залына республиканың алты районыннан 150 ләп спортчы җыелды. 1997-1998 елларда туган спортчылар арасында 68 килограммга кадәр авырлыкта көрәшкән Ришатка җитди көндәшләренә каршы торырга туры килде. Шулай да билен бирмәде. Алай гына да түгел, Алексеевскидан килгән спорт мастеры һәм спорт мастеры кандидатны да җиңелергә мәҗбүр итте. Ришат финалда көндәшен келәмгә чиста егып җиңүче булды. Аңа кубок, медаль һәм шактый суммада акчалата премия тапшырылды.
Республикада билбау көрәшенә игътибар елның-елында арта бара. Алексеевск районынаң да, мәсәлән, биш спортчы халыкара турнирда катнашып җиңү яуларга өлгергән. Безнең егетләребез дә билбау көрәше серләренә теләп өйрәнәләр. Аларга үзләренең осталыкларын 27 февральдә Базарлы Матакта узачак республика беренчелегендә күрсәтергә җай чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев