Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Полянкалылар – спартакиада җиңүчеләре!

Полянка авыл җирлеге спорт сөючеләре, сезонны авырлык белән генә башлап җибәрсәләр дә, тора-бара актив катнашып киттеләр һәм көндәшләрен артта калдырып, авыл спартакиадасында җиңеп чыктылар.

Олег Пахомов
Финалда барлык авыл җирлекләренең хәзерлек дәрәҗәләре үсүе һәм спорт җиһазлары алу өчен спартакиаданың төп призлары - 150 мең сум, 100 һәм 50 мең сумлык сертификатлар алу өчен бөтен көчкә ярышырга теләүләре күренде. "Олимп" комплексында ярышлар кызганнан - кызды. Һәр команда программаның җиде төре буенча да: өстәл теннисы, бадминтон, волейбол, аркан тарту, гер күтәрү, шашка һәм шахмат уеннары буенча иң күп очко җыярга тырышты.
Күпләр зона турнирында барлык көндәшләрен артта калдырып, ышанычлы җиңү яулаган Никольск команадасы бу юлы да сынатмас, дип ышанган иде. Чынлап та, өстәл теннисы, гер күтәрү һәм бадминтонда команда җиңеп чыкты. Башка ярышлардагы кебек үк, өстәл теннисында "Витязь" яшүсмерләр-яшьләр клубы тренеры Анатолий Юрков шәкертләре - Олег Борисов, Артем Галимов һәм Анна Колесова көндәшләрен артта калдырдылар. Олег гер күтәрү буенча да беренче булды. Бадминтонда исә уңыш Евгений Синицин, Артем Галимов һәм Любовь Малышкинага елмайды.
Волейбол ярышында Полянка командасы кискен көрәштә никольскилыларны җиңүгә иреште. Спортның бу төре буенча Юрий Семушкин һәм аның улы Владислав, Роман Ашмарин, Олег Егоров, Владимир Евдокимов, Дмитрий Орлов, Николай Кочетков һәм аның улы Евгенийдан торган команда спартакиада җиңүчеләре булып табылды. Өченче урынга Ким волейболчылары чыкты.
Башка еллардагы кебек, Полянка шахматчыларына тиңнәр табылмады. Гөлсинә Сибгатуллина белән Владимир Шевченко бу юлы да барлык көндәшләрен ышанычлы җиңделәр. Моннан тыш, Полянка командасы өстәл теннисында - икенче, шашка, аркан тарту һәм бадминтонда өченче урынга чыктылар. Нәтиҗәдә алар 21 очко җыеп, шахматта өченче урынны алган Никольск командасын биш очкого узып киттеләр. Полянка командасын хәзерләүгә Валентин Ашмаринның зур өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәк.
Өч команда - Кузнечиха, Приволжск һәм Антоновка спортчылары дәгъва иткән өченче урын өчен көрәш аеруча кискен булды. Аркан тарту буенча соңгы ярышта Виктор Алексеев, Михаил Елистратов, Николай Подлипалин, Александр Стрелов һәм Дмитрий Бурумовтан торган Приволжск командасы җиңеп чыкты. Шуңа карамастан, чаңгы эстафетасында беренче урын (монда Елена белән Дмитрий Бурумовлар һәм Артем Главновка тиңнәр булмады) алган бу командага өченче урын алу өчен аз гына очко җитмәде.
Шулай итеп, бронза медаль һәм өченче урын өчен 50 мең сумлык сертификат аркан тартуда өченче урынга чыккан Кузнечиха спортчыларына эләкте. Моннан тыш, алар шашка ярышында да җиңделәр.
Авыл спартакиадасының уңышлы үтүе мондый район ярышларының халык өчен мавыктыргыч булуын тагын бер кат раслады. Алар елдан-ел җанлырак үтә һәм барлык спорт сөючеләрне үзенә тарта.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев