Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Павел Ермилов истәлегенә

Шәһәр шахмат клубы һәм пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге Павел Ермилов истәлегенә шахмат турниры үткәрергә тәкъдим итте. Павел Анатольевич озак еллар безнең район хастаханәсендә эшләде. Санитария табибы, психиатр-нарколог, ультратавыш белән тикшерү табибы хезмәттәшләренең һәм авыруларның хәтерендә намуслы, үз эшенә җаваплы караган, аны камил белүче белгеч, игътибарлы, ярдәмчел кеше булып саклана. Коллективның...

Шәһәр шахмат клубы һәм пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге Павел Ермилов истәлегенә шахмат турниры үткәрергә тәкъдим итте.
Павел Анатольевич озак еллар безнең район хастаханәсендә эшләде. Санитария табибы, психиатр-нарколог, ультратавыш белән тикшерү табибы хезмәттәшләренең һәм авыруларның хәтерендә намуслы, үз эшенә җаваплы караган, аны камил белүче белгеч, игътибарлы, ярдәмчел кеше булып саклана. Коллективның җәмәгать тормышында актив катнашты, үзешчән сәнгать, су туризмы һәм шахмат уены белән мавыга. Шахматчылар арасында үткәрелгән бәйгеләрдә даими катнашып, күп тапкырлар призер һәм җиңүче булды.
Ни кызганыч, Павел Анатольевич арабыздан бик иртә китте. Аның турында якты истәлек халык күңелендә озак сакланыр.
Шахмат турнирын оештыручылар теләге булган һәр кешене турнирда катнашырга чакыралар. Турнир 24 февральдә район Мәдәният йортында үтә, сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев