Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Махсус спартакиада кысаларында

Безнең коррекция мәктәбе укучылары махсус уку йорты укучылары арасында республика спартакиадасының мини-футбол буенча зона турнирында өченче урынны алды. Вадим Бахимов һәм Евгений Пильве көндәшләр капкасына берничә туп керттеләр. Ә алар арасында бик көчле командалар бар иде. Мәсәлән, беренче уенда алар 3:0 исәбе белән Казанның бер командасын җиңделәр, аннары чистайлылар белән...

Безнең коррекция мәктәбе укучылары махсус уку йорты укучылары арасында республика спартакиадасының мини-футбол буенча зона турнирында өченче урынны алды.
Вадим Бахимов һәм Евгений Пильве көндәшләр капкасына берничә туп керттеләр. Ә алар арасында бик көчле командалар бар иде. Мәсәлән, беренче уенда алар 3:0 исәбе белән Казанның бер командасын җиңделәр, аннары чистайлылар белән очрашуны 1:1 исәбе белән төгәлләделәр, Казанның икенче командасына 0:3 исәбе белән җиңелделәр һәм нурлатлылар белән тигез исәпкә (2:2) уйнадылар. Бу турнирда капкачы Павел Гурьянов зур осталык күрсәтте.
Нәтиҗәдә безнең команда Казан һәм Нурлат спортчыларын алга үткәреп, өченче урынны алдылар. Команданың башка спортчылары - Денис Григорьев, Роман Галимуллин, Адел Хурамшин, Артем Афиногеновларның да оста уйнавын билгеләп үтәргә була.
Мини-футболдан башка махсус спартакиада программасына өстәл теннисы һәм армрестлинг буенча ярышлар кертелде. Безнең спортчылар армспортыннан уңышлы чыгыш ясадылар, монда Юлия Киселева җиңеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев