Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кызларыбыз – икенче урында!

Узган атнада Алексеевскида “Сәламәтлек” республика авыл спартакиадасы программасы кысаларында 17 яшьтән олырак хатын-кызлар арасында баскетбол буенча республика беренчелеге үтте.

Олег ПАХОМОВ

Алексеевск, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Питрәч, Азнакай һәм Спас районыннан килгән җиде команда өч көн буе киеренке уеннарда җиңүчене билгеләделәр.
Беренче көнне безнең кызлар Әлмәт баскетболчылары белән очрашты. Уен бик кызу барса да, ахырда алар ике тупка артта калып, беренчелекне бирделәр. Ә менә икенче уенда Зәй спортчыларын ышанычлы җиңеп чыктылар. Икенче көнне кызларга өч уенда катнашырга туры килде, ахыргы бәйге моңа кадәр җиңелмәс дип саналган Алексеевск спортчылары белән узды. Мондый темпта чыгыш ясау бик авыр булса да, кызларыбыз сынатмады.
Башта алар Азнакай баскетболчыларын тар-мар иттеләр, аннары Питрәч командасын җиңеп чыктылар. Ахырда инде Алексеевск командасы белән көч сынашканда судьяларның гаделсезлегенә дә карамыйча, бер очко өстенлек белән алга чыга алдылар. Бәйгенең өченче көнендә исә кызларыбыз Түбән Кама командасын оттылар.
Шулай итеп, алты тур нәтиҗәләре буенча бер юлы өч команда тигез очко җыйган булып чыкты. Тик Алексеевск баскетболчылары Әлмәттән килгән көндәшләрен 7 очко аерма белән тар-мар иткәнгә күрә, кертелгән һәм үткәрелгән туплар буенча аларга беренче урын бирелде. Безнең команда – икенче, Әлмәт спортчылары өченче булдылар.
Бу уеннарда икенче урынны да зур җиңү дип әйтергә мөмкин, чөнки кызларыбыз сигез ел дәвамында бу ярышларда беренчелекне бирмәгән Алексеевск баскетболчыларын ота алдылар. Шулай итеп, Светлана Молодова, Дарья Устина, Регина Гыйниятуллина, Татьяна Столярова, Анна Прохорова, Элина Пахомова, Диана Липатова, Дарья Симанова, Анна Спирина һәм Анастасия Спирьковадан торган савыктыру-белем бирү үзәге тренеры Юрий Кузнецов җитәкчелегендәге командабыз беренчелектә көмеш призер булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев