Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кышкы каникул көннәрендә

Балаларны сәламәтләндерү - белем бирү үзәге педагоглары укучыларның кышкы каникулларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештырдылар. Укучылар спортның байтак төрләрендә көч сынаштылар һәм арадан иң җитез, осталарны ачыкладылар. Шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары катнашында узган яңа ел эстафетасы барышында мәйданчыкта уен -көлке тынып тормады. Ул көнне җиңүчеләрнең генә түгел, ярышлардан читтә...

Балаларны сәламәтләндерү - белем бирү үзәге педагоглары укучыларның кышкы каникулларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештырдылар.
Укучылар спортның байтак төрләрендә көч сынаштылар һәм арадан иң җитез, осталарны ачыкладылар. Шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары катнашында узган яңа ел эстафетасы барышында мәйданчыкта уен -көлке тынып тормады. Ул көнне җиңүчеләрнең генә түгел, ярышлардан читтә калмаган башка укучыларның да күңеле шат һәм күтәренке булды.
Яшь футболчылар өстәмә белем бирү педагогы Валерий Бердников оештырган мини-футбол турнирында катнаштылар, Юрий Кузнецов шәкертләре "Баскетбол-шоу" конкурсында туп белән гаҗәеп оста итеп уйнауларын тагын бер кат ачык күрсәттеләр. Наталья Бердникова җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь гимнастларның чыгышларына да югары бәя бирделәр. Каникул көннәрендә шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары Ринат Шәрипов һәм Рәшит Зыятдинов тырышлыгы белән оештырылган ярышларда спортның кул сугышы һәм карате төрләре буенча шөгыльләнүчеләргә дә осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге табылды.
Кышкы каникулларны чаңгы ярышыннан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Саф һавада чаңгы шуарга, чаңгы юлларыннан бер-берсен уздырып җилдерергә яратучылар өчен Урта Йорткүл урта мәктәбе базасында педагоглар Заһид Галиуллин белән Анатолий Ганчурин ярыш оештырдылар.
Соңыннан яңа ел ярышларында катнашучыларның барысына да Кыш бабай бүләкләре тапшырылды.
* * *
Укучыларның Бөтенроссия "Президент спорт уеннары" кышкы фестиваленең региональ этабы кысаларында "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы һәм чаңгыда узышу ярышлары үткәрелде.
Ярышларда Әлки, Аксубай, Алексеевск, Балык Бистәсе, Чистай, Яңа Чишмә, Лаеш, Түбән Кама һәм безнең районнан 2001-2002 елларда туган кызлар һәм малайлар катнашты.
Никольск урта мәктәбе командасы өстәл теннисы бәйгесендә икенче урынга чыкты, ә менә Болгардагы 2нче урта мәктәпнең яшь спортчылары чаңгы ярышында дүртенче урынны алдылар.
Ярышларны районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев