Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кубок – безнең футболчыларда

Өлкәнрәк сыйныфларда укучы футболчыларыбыз Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районында "Бәхетле һәм сәламәт гаилә өчен" акциясе кысаларында үткән турнирда җиңү яулады. Беренче матчта алар Ульяновск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Старт" командасын 3:0 (тупларны Евгений Земсков, Эдуард Малыгин һәм Герман Гребнев кертте) исәбенә отты. Аннары киеренке көрәштә турнир хуҗаларына 2:3 исәбе белән (Игорь...

Өлкәнрәк сыйныфларда укучы футболчыларыбыз Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районында "Бәхетле һәм сәламәт гаилә өчен" акциясе кысаларында үткән турнирда җиңү яулады.
Беренче матчта алар Ульяновск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Старт" командасын 3:0 (тупларны Евгений Земсков, Эдуард Малыгин һәм Герман Гребнев кертте) исәбенә отты. Аннары киеренке көрәштә турнир хуҗаларына 2:3 исәбе белән (Игорь Пантелеев белән Евгений Земсков) оттырды. Шулай да, керткән һәм кертелгән туплар аермасы нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылдылар, чөнки Иске Майна командасы моңа кадәр ульянлыларга 0:2 исәбе белән оттырган булган.
Бу уенны безнең футболчылар өлкән сыйныф укучылары арасында ТР беренчелегенә әзерлек кысаларында үткәрде. Зона турниры һәм финал уеннары безнең шәһәрдә 4 - 6 ноябрьдә һәм 7 - 9 декабрьдә "Олимп" спорт комплексында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир