Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләребез сынатмады

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең армия кул көрәше буенча тренеры Ринат Шәрипов җитәкчелегендә шөгыльләнүче көрәшчеләребез Советлар Союзы Герое Алексей Малышев истәлегенә үткәрелгән ачык турнирдан дүрт алтын, бер көмеш һәм өч бронза медаль белән кайттылар. Лаеш районында үткән бу ярышларга бездән ун спортчы барды, аларның күбесе мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр катнаштылар....

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең армия кул көрәше буенча тренеры Ринат Шәрипов җитәкчелегендә шөгыльләнүче көрәшчеләребез Советлар Союзы Герое Алексей Малышев истәлегенә үткәрелгән ачык турнирдан дүрт алтын, бер көмеш һәм өч бронза медаль белән кайттылар.
Лаеш районында үткән бу ярышларга бездән ун спортчы барды, аларның күбесе мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр катнаштылар. Шуңа карамастан, барысы да диярлек медальләргә лаек булдылар.
Үз авырлыклары үлчәвендә һәм яшь төркемендә беренче урыннарны Болгар шәһәреннән Әмир Вәлиев, Данил Нигманов һәм Виктор Волков, шулай ук Вожидан Надежда Москвичева алды. Ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясаучы Олег Коптелов белән Ашот Маркарян икенче һәм өченче урыннарга чыктылар, Араик Джулакян (Болгар) һәм Вожидан Сергей Москвичев бронза призерлар булдылар. Өчкүлдән Иван Волков та призерлардан азга гына калышып, дүртенче урынга чыкты.
Призерларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Спортчыларны турнирның мактаулы кунагы - Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге разведчик, Казанда яшәүче Павел Плетнев сәламләде. Ветеран, инде туксан яшен тутыруга карамастан, узган ел чираттагы тапкыр парашют белән сикергән.
Хәзер көрәшчеләр киләсе елның февраль аенда Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга егерме биш ел тулуга багышланган республика беренчелегенә әзерләнә.
Рәсемдә: Әмир Вәлиев һәм ветеран Павел Плетнев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X