Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көчле рухлылар бәйгесе

Республика беренчелеге өчен каратеның кекусинкай төре кумитэ бүлеге (көрәшләр) буенча яңа гына шөгыльләнә башлаган спортчылар арасында ярышлар бездә беренче тапкыр гына үткәрелде. Бәйгедә Татарстанның көнчыгыш көрәшләре буенча танылган спорт осталары катнашты, яшь спортчыларга мастер-класслар үткәрделәр. Безнең балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге шәкертләре ярышта ике - беренче, дүрт - икенче һәм бер...

Олег Пахомов
Безгә кунакка көнчыгыш көрәшләре милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский, 2005 елгы дөнья чемпионы, Казан шәһәреннән Резеда Родионова (Мөхәммәтҗанова) һәм башка танылган көрәш осталары килде. Алар безнең районда мондый ярышларның тренер Рәшит Зыятдиновның тырышлыгы аркасында үткәрелүен билгеләп үттеләр. Якташыбыз, республика карате активистларының берсе Виктор Белов сүзләре буенча, бу көнчыгыш көрәше халык арасында торган саен зур популярлык казана. Секцияләрдә көчле рухлы кешеләр шөгыльләнә, бигрәк тә малайлар һәм кызлар күп килә. Андый яшьләр Спас җирендә дә җитәрлек.
Карате чынлап та кыюлар ярышы һәм бу беренче көрәшләр дә үк күренде. Йөзгә орынмыйча, көндәшләренә кул һәм аяк белән көчле итеп сугу аркасында көрәшләр берничә тапкыр туктатылды (кайберләренә хәтта шәфкать туташы ярдәме дә кирәк булды). Шулай да бу спортчыларны туктата алмады, аларның һәрберсе яңадан көрәшкә омтылды.
18 яшьтән олырак, авырлык үлчәве 65 килограммга кадәр спортчылар арасында ярымфиналда безнең тармак технологияләре техникумыннан Артем Тегулевның чыгышы истә калырлык булды. Көндәше үзенең активлыгы белән менә-менә җиңеп чыга дип көткәндә, Артем үзенең барлык осталыгын эшкә җикте. Шулай итеп ул көрәш барышында исәпне тигезләде, ә өстәмә вакытта активлыгы буенча көндәшеннән калышса да, үзенең көчле сугуы белән җиңү яулый алды. Ни кызганыч, аягын авырттырганлыктан, ул финалда көрәшне дәвам итә алмады, шуңа карамастан, үзенең бар осталыгын күрсәтте.
Нәтиҗәдә Артем икенче урынга чыкса да, белгечләр фикеренчә, аның көрәше иң яхшылардан берсе булды.
Өчкүлдән Владимир Шарлаимов та мактауга лаек. Аның оста сикерү техникасын барысы да уңай яктан билгеләп үттеләр. Җитез спортчы көндәшенә һөҗүм итү мөмкинлеге бирмәде. Моның өчен аны көрәшнең реферие Резеда Родионова (Мөхәммәтҗанова) да мактады. Шулай итеп, Володяның 12-13 яшьлекләр арасында авырлыгы 40 килограммнан арткан категориядә җиңеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел.
14-15 яшьлекләр арасында авырлыгы 40 килограммга кадәр категориядә дә безнең егетләр сынатмады. Безнең өч спортчы иң яхшылар дип табылды, ә алар арасында җиңүчене билгеләү аеруча катлаулы булды, чөнки 1нче мәктәптән Александр Понасенко 2нче мәктәп спортчысы Михиал Репьевны җиңде, ә ул, үз чиратында, Александрны җиңеп чыккан Өчкүл егете Тәлгать Хәмидуллинны җиңде. Нәтиҗәдә авырлыгы кимрәк булган Александр беренче урынга чыкты, Тәлгать - икенче, Михаил өченче урынны алды.
10-11 яшьлекләр арасында авырлыгы 40 килограммнан арткан көрәшчеләр арасында Өчкүлдән Дмитрий Шеронов җиңеп чыкты. Кадет мәктәбеннән Рөстәм Гәрәев (40 килограммга кадәр, 12-13 яшь), Өчкүлдән Александр Буканов (12-13 яшь, 35 килограммга кадәр) үз төркемнәрендә икенче булдылар. Олег Титовка җиңүгә омтылышы өчен махсус бүләк тапшырылды. Ул призерлар исемлегенә керә алмаса да, үзен яхшы яктан күрсәтте.
Тамашачылар алдында бу көнне шулай ук иң тәҗрибәле карате осталары Виктор Кустовский, Равил Гатиятуллин, Юрий Белов, Резеда Родионова (Мөхәммәтҗанова) һәм башкалар чыгыш ясады. Алар бер сугып агач такталарны сындырдылар. Казанның карате кэмпокан белән шөгыльләнүче спортчыларның чыгышы да истә калырлык булды.
Чемпионат җиңүчеләренә - дипломнар, медальләр һәм кубоклар, призерларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Аларның һәрберсе бу бәйгедә үзен сынап карады, хәзер үзенең осталыгын тагын да тырышып камилләштерәләр һәм киләсе ярышларга хәзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев