Кечкенәдән, алты яшьтән, башланган бу мавыгу тора - бара аның тормышында җитди урын алып торыр дип, берәү дә уйламагандыр. Хәзер Максим физик культура,спорт һәм туризм Идел буе академиясендә тренер-укытучы белгечлегенә укый.
Олег ПАХОМОВ.
"НЖ".
Максимның беренче тренеры Валерий Бердников булды. Аның җитәкчелегендә ул футбол уенының серләрен аңларга өйрәнде. Аннары үзенең осталыгын Владимир Постников кул астында шомартты. Максим һәм аның иптәшләре Богдан Стрелков, Дмитрий Захаров, Александр Никитин башкалардан табигать тарафыннан бирелгән сәләтләре һәм тырышлыклары белән аерылып тордылар. Шуңа күрә алар командасы республикада иң яхшы командалардан саналды. Алар зона ярышларында җиңелүне белмәделәр һәм республика дәрәҗәсендәге иң яхшы командалар белән уйнаганда һәрвакыт уңышлы чыгыш ясадылар. Мамадышта алар укучыларның республика спартакиадасында көмеш медаль яуладылар, ә Баулыда "Күн туп" клубы призына Бөтенсоюз турниры кысаларында өченче урын өчен матчта"Рубин" командасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаган Казан командасына пенальти белән генә оттырдылар.
Максим һәрвакыт команданың лидеры булды һәм уңышлы матчларда гына түгел, кыен вакытларда да иптәшләрен үзенә ияртә белде. Югары техника белән уйнаган егет бөтен команда уенын һәрвакыт игътибар үзәгендә тотты һәм һөҗүмче буларак, һәр уенда диярлек көндәшләре капкасына туп кертми калганы булмады. Ул төрле турнирларда берничә тапкыр иң яхшы һөҗүмче һәм иң яхшы уенчы булып танылды. Ул яулаган бүләкләр арасында команда призларыннан һәм медальләреннән башка, шәхси кубоклар да аз түгел.
Футбол аның өчен укуда кыенлыклар тудырмый, киресенчә, үзенә күрә көч һәм этәргеч биргән һәм яшь спортчы урта мәктәпне яхшы тәмамлаган. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов аңа академиягә укырга керергә киңәш бирә. БДИ нәтиҗәләре һәм яхшы физик хәзерлеге аркасында аңа укырга керүе авыр булмый. Хәзер шунда белем ала. Быел ул икенче курска күчкән. Биредә укуы аңа бик ошый, "Җиңәргә өйрән" девизы, мәсәлән, аның тормыш позициясенә тулысынча туры килә. Ул укыган футбол факультетында "Рубин" һәм "Ак Барс"командасы әгъзалары да бар. Алар гомумбелем һәм махсус фәннәрне өйрәнеп кенә калмыйлар, ә уйнау осталыкларын да камилләштерәләр. Бу юнәлештә ул шактый уңышларга иреште, күптән түгел бездә үткәрелгән өлкәннәр арасында "Б" дивизионында республика беренчелегенә үткәрелгән зона турниры моны ачык күрсәтте.
Максим һәр матчта гадәт буенча көндәшләр капкасына туп кертми калмый, бер уенда хәтта өч тапкыр кертүгә ирешә. Озакламый команда Балык Бистәсендә үткәреләчәк финал уенында катнаша. Килгән белгечләр турнирлар барышында Максимга аеруча игътибар итәләр һәм аны хәзерге вакытта иң көчлеләрдән саналган Чистайның "Труд" командасында чыгыш ясау өчен тикшерү үтәргә чакырганнар. Быел чистайлылар Татарстан кубогы финалчылары булдылар, ә хәзер республика беренчелегенә лидерлар арасында. Бу команда профессиональ нигездә формалаша. Әгәр 18 яшьлек Максим бу команда уенчысы булып китсә, аның алдында яңа перспективалар ачылачак.
Рәсемдә: М.Баранов (уңда) Рубин" командасының яшь спортчысы белән .
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев