Изге Авраамий чиркәвенең яшьләр командасы Алексеевск бистәсендә узган традицион волейбол турнирында чыгыш ясады.
Матчлар башланыр алдыннан яшьләрне Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе иерей Василий Имуков сәламләде. Ул егет-кызларга турнирда катнашулары өчен рәхмәт әйтеп, бүгенге чара – аралашу, яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек икәнен билгеләп үтте.
Киеренке көрәштә безнең җыелма команда икенче урынны алды. Турнир тәмамланганнан соң һәр спортчыга истәлеккә бүләк тапшырылды.
Фото: http://alekseyevsk.ru
Нет комментариев