Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иҗат һәм спорт – аерылгысыз

"Универсиада - 2013не каршылыйбыз" республика иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабында беренче урынны Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары алды. Робия Моратова, Эльвина Заһитова, Илфат Исламов, Алия Хәмидуллина, Фирдүс Хәбибуллин, Рузилә Габделбәрова, Алсинә Гыйльметдинова, Динә Җамалиева һәм Айсылу Җиһаншина укытучылары Равил Шәфигуллин җитәкчелегендә лаеклы рәвештә Мактау кәгазьләре һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. 1нче мәктәп...

"Универсиада - 2013не каршылыйбыз" республика иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабында беренче урынны Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары алды.
Робия Моратова, Эльвина Заһитова, Илфат Исламов, Алия Хәмидуллина, Фирдүс Хәбибуллин, Рузилә Габделбәрова, Алсинә Гыйльметдинова, Динә Җамалиева һәм Айсылу Җиһаншина укытучылары Равил Шәфигуллин җитәкчелегендә лаеклы рәвештә Мактау кәгазьләре һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.
1нче мәктәп укучыларының эше дә конкурста югары бәя алган. Укытучы Наталья Кузнецова җитәкчелегендә Максим Колчин һәм Анастасия Кузина ясаган рәсемнәр конкурсның киләсе этабында катнашу өчен сайлап алынган. Бураково мәктәбе укучылары да конкурста актив катнашканнар.
Бүләкләр тапшыру тантанасы Җиңү бәйрәме алдыннан, җиңел атлетика эстафетасыннан соң булды. Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары монда да сынатмыйча, өченче урынга чыктылар.
Иҗади конкурсны Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы өстәмә белем бирү учреждениеләре белән бергә оештырган. Чараның максаты - балаларны спортка җәлеп итү.
Конкурсның район этабында җиңүче Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев