Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң күп җиңүчеләр – безнең командада

Күп кенә егетләр һәм кызлар өчен безнең шәһәрдә Геннадий Борюшкин истәлегенә үткәрелгән дзюдо буенча VI Республика турниры менә дигән дебют булачак. Быел "Олимп" көрәш залына спортта зур уңышларга ирешү турында хыялланган шактый яшьләр чыкты.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Танылган якташыбызның тормыш юлы башка малайларныкы кебек гади генә башланып китә. Ул эшче гаиләсендә туып үсә, һөнәр-техник училищеда белем ала, аны тәмамлагач, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1970 елда "Динамо" җәмгыятенең самбо көрәше секциясенә үзенең беренче остазы Валентин Максимович Сергеевка килмәсә, аның тормышы нинди юлдан китәсен әйтүе кыен. Спорт Геннадийга тормыш юлын сайларга ярдәм итә: Казан педагогия училищесының көндезге бүлеген тәмамлаганнан соң, ул физик культура укытучы-тренеры белгечлеге ала.
Аның нык үҗәт характеры, тормыш энергиясе, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешү теләге киләчәк тормышында бик нык ярдәм итә. 1974 елда ул Мәскәүдә үткән СССР чемпионатында бишенче урынны ала, 1975 елда Липецк шәһәрендә Россия Кубогына ия була, РСФСР халыклары Спартакиадасында көмеш призер исемен ала. Моннан тыш, берничә тапкыр республика, Бөтенроссия "Динамо" җәмгыяте чемпионы була һәм башка уңышларга да ирешә.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев, ТР Спорт ветераннары советы рәисе, ТР Олимпия советы әгъзасы, РСФСРның атказанган тренеры Владимир Осипов, спортчының якын дусты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институт кафедра мөдире Александр Захаров Геннадий Борюшкин турында күп кенә җылы сүзләр әйттеләр. Геннадий Борюшкинның башка дуслары - үзләре дә төрле елларда танылган көрәшчеләр булган Рәкыйп Бакиев, Рафик Мадьяров, Әлхәт Зәйнетдинов, Рәис Камалов, Евгений Герасимов, Артур Низамов, Рөстәм Гарипов һәм Геннадий Романов булачак чемпионнарга иң яхшы теләкләрен җиткерделәр.
Үзенең кыска гына гомерендә танылган якташыбыз зур уңышларга ирешә. Әлбәттә, бу җиңүләр җиңел генә бирелми. Ул даими рәвештә үз осталыгын камилләштерә, туктаусыз күнегүләр үткәрә, тәҗрибәле спортчылардан күп нәрсәгә өйрәнә. Көчле характеры авырлыклар алдында куркып калмаска өйрәтә. Шуңа күрә зур келәмнәрдә данлыклы спортчылар белән очрашканда да каушап калмый. Җиңүгә булган омтылыш барлык кыенлыкларны җиңеп, алга барырга ярдәм итә.
Еллар үткән саен турнирда катнаша торган төбәкләр саны арта. Ел саен килә торган кунаклардан тыш, монда үткәрелә торган мәртәбәле спорт бәйгесендә көчләрен сынап карарга теләгән яшь спортчылар да байтак була. Быел "Олимп"ның көрәш келәменә Байлар Сабасы, Әлмәт, Буа, Чистай, Димитровград, Яр Чаллы һәм Казан көрәшчеләре чыкты. Безнең районнан да бәйгедә иң көчле спортчыларыбыз катнашты. Бу көнне Анна Федонина белән республика җыелма командасы составында самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен Саратовка китәргә тиешле Данила Вихлянский да келәмгә чыкты. Барлык көндәшләрен вакытыннан алда җиңеп, ул үзенең көчле спортчы икәнен тагын бер тапкыр раслады. Шулай итеп, ул лаеклы рәвештә алтын медальгә һәм кубокка, кыйммәтле бүләккә ия булды. Моннан тыш, аңа "Җиңүгә омтылган өчен" дигән махсус приз тапшырылды.
Турнирда катнашкан башка көрәшчеләргә җиңүгә ирешү җиңел булмады. Алар көрәштә, дзюдоның барлык техник алымнарын кулландылар. Дзюдо сөючеләр өчен бу чыгышлар менә дигән тамаша булды. Спортчыларның берсе хәтта аяк белән буу алымын да кулланды, ә бу исә көрәшченең бик тәҗрибәле булуын күрсәтә. Иң күп җиңүчеләр безнең команда составында булды. Нусрат Меликов, Михаил Поварницын, Данил Кузьмичев, Арина һәм Александр Филюшиннар, Никита Борюшкин үзләренең көчле спортчы булуын тагын бер кат расладылар. Аеруча Полянкада яшәүче бертуган Филюшиннарның беренче уңышы сөендерә. Алар барлык көрәшләрдә дә ышанычлы җиңү яуладылар. Никита Борюшкин да иң дәрәҗәле, авыр үлчәү категориясендә җиңеп чыгып, Борюшкиннар гаиләсенең данлы традицияләрен дәвам итте.
Владимир Осипов сүзләренә караганда, турнир киләчәктә дә республика һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүче көрәшчеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк. Турнирга карата күбрәк кызыксыну уяту максаты белән киләсе елда яшь көрәшчеләр өчен тәҗрибәле спортчылар тарафыннан мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.
Данила Вихлянскийның ярыш мизгелләре; җиңүче пьедесталында - Никита Борюшкин, әнисе - Людмила Викторовна һәм тренеры - В. Борюшкин; турнирда җиңүчеләр Арина һәм Александр Филюшиннар; безнең спортчылар - турнир призерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев